Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор: Татарстанда битлек кию көзгә кадәр сакланырга мөмкин


Татарстанда чикләүләр алынуның икенче этабына бер-ике атнадан күчәргә мөмкиннәр.

Татарстанда коронавирус таралу белән бәйле вазгыять тотрыкланган. Хәзер республикада кертелгән чикләүләрне алуның беренче этабы бара. Вазгыять яхшырса, икенче этабына күчәчәкләр. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина матбугат очрашуында белдерде.

"Хәзерге вакытта Татарстарда коронавирус таралуның кэффиценты 0,9 күрсәткечен тәшкил итә. Бу республикага чикләүләр алынуның беренче этабына күчәргә ярдәм итте, изоляция тәртибен бетерергә, чәчтарашханә, азык-төлек булмаган кибетләрне ачарга мөмкинлек бирде. Республикада эшмәкәрлекнең башка тармакларына эшләргә рөхсәт булсын өчен безгә 0,8 күрсәткеченә ирешү кирәк. Бу бер-ике атна дәвамында коронавирус йоктыручылар саны азаерга һәм көненә 60-70 очрактан да артмаска тиеш дигән сүз. Өченче этапка күчәр өчен 0,5 күрсәткеченә җитәргә, ягъни авыручылар саны тәүлегенә 20-30 кешедән артмаска тиеш. Битлек киеп йөрү өч этапта да, мөгаен, көзгә кадәр сакланыр", дип белдерде Патяшина.

Кафе, ашханәләр өченче этапта гына ачыла алачак. Ә бәйрәм чараларын барлык чикләүләр алынгач кына оештырып булачак.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе битлек кию тәртибе көзгә кадәр дәвам итәр дип уйлый. Шул ук вакытта ул Татарстанда авыручылар саны артса изоляция чикләүләре кабат кайтачак диде. Пандемиянең икенче дулкыны көтелмәвенә, июньдә эссе көннәргә өметләнүен әйтте.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, 30 марттан Татарстанда изоляция тәртибе кертелде. Халыкка йорт яныннан ераграк булган җирләргә бару өчен электрон рөхсәт алу таләбе куелды. 12 майдан SMS аша рөхсәтләр тәртибе гамәлдән чыгарылды, урамда, кибетләрдә, җәмәгать транспортында битлекләр һәм бармакчаларсыз йөрү тыелды.

18 майдан музейлар, китапханәләр, бассейннар, фитнес заллары эшли башлады, экскурсияләр уздырырга рөхсәт ителде.

XS
SM
MD
LG