Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсенең Татарстан белән чиктәш районнарында карантин кырыслатылды


Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре
Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре

Узган атнада Малмыж районындагы Газпром ширкәте бүлегендә берьюлы 30 эшче коронавирус йоктырган.

Киров өлкәсенең Татарстан чигенә якын урнашкан Нократ Аланы, Малмыж һәм Уржум районнарында коронавиус белән бәйле чикләүләр кырыслатыла. Азык-төлек кибетләреннән кала кибетләр ябыла, базарлар, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары эшеннән туктый.

Узган атнада Малмыж районында Газпром ширкәтенең КС-20 ягулык-энергетика комплексында коронавирус таралып киткән. Берьюлы 30 кешедә вирус ачыкланган, хәзер алар Кировта хастаханәдә дәвалана. Аларның гаиләләре өйләрендә изоляциядә.

12 майда карантин чаралары йомшартылганнан соң, Киров өлкәсендә коронавирус йоктыручылар саны арткан. Элек ул тәүлегенә 7-32 кешедә ачыкланса, узган тәүлектә COVID-19 тагын 68 кешедә табылган. Хәзерге вакытта яңа вирус Нократ Аланы районында - 166, Мамыж районында - 108, Уржум районында 89 кешедә расланган. Өлкәдә битлек һәм бармакча киеп йөрү таләбе кертелсә дә, халыкның күп өлеше аны үтәми, андыйларга штрафлар салынмый диелә.

26 майда Киров хастаханәсендә коронавирустан ике пациент үлгән. Тагын сигез авыру үпкә җилләтү аппаратларына тоташтырылган, барлыгы 18 кеше авыр хәлдә ята диелә. Эпидемия башынан яңа вирустан 10 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG