Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния татарлары Ураза гаетен онлайн рәвештә уздырды


Уразаны онлайн бәйрәм итү

Америка татарлары Ураза гаетен онлайн уздырды. Беренче digital-бәйрәмдә Zoom аша АТТА оешмасына кергән 75 кә якын кеше катнашты.

Онлайн бәйрәм алдыннан татарларның бер өлеше зиратка барды һәм пәрәмәчләр пешереп, өлкән яшьтәге татарларга таратып чыкты.

Ураза бәйрәменә таратылган ризык
Ураза бәйрәменә таратылган ризык

"Очрашу сәламләү сүзе һәм дога укудан башланды", дип сөйләде Азатлыкка Калифорниядә яшәүче Америка төрек татарлары җәмгыяте (АТТА) рәисе Илхан Садри.

Догаларны Даян Сафа укыса, кичәне Илхан Садри үзе алып барган. "Виртуаль бәйрәм барышында без быел урта мәктәпне тәмамлаучы балаларыбызны котладык, аларның исемләрен укыдык та "Сау бул, мәктәп, сау бул университет" дип кул чаптык. Соңыннан салаватлар әйтеп, бер беребезне котладык", дип сөйләде ул.

Америкада узган ялларда шулай үк Хәтер көне (Memorıal Day) дә булып узды, Калифорниядә яшәүче татарларының һәр Хәтер көнендә Бирмингейм шәһәрендә урнашкан зиратка барып, каберләрне юу гадәте бар, ди ул. Быел да берничә кеше зиратка барып, карантин тәртипләрен үтәп, барлык каберлекләрне юып кайтты.

Хәтер көнендә татарлар зиратка барган
Хәтер көнендә татарлар зиратка барган

"Бәйрәм бик моңсу үтте, чөнки безнең кешеләребез бер-берсен, безнең ашларыбызны, җыелышларыбызны бик сагынган. Без инде өченче ай коронавирус аркасында өйләребездә утырабыз", дип тә өстәде Илхан Садри.

Америкада изоляция тәртибе гамәлдә булса да, Сан-Францискода урамга чыгып йөрергә ярый, әмма кеше арасы ике метр чамасы булырга тиеш. Ара ике метр булса, хәтта битлек тә киергә кирәкми, әмма кибеткә керсән, битлек кию мәҗбүри, дип аңлатты Садри әфәнде. Аның сүзләренчә, татарлар арасында әлеге көндә Covid-19 белән чирләүчеләр юк.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG