Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 54 кешедә коронавирус расланган. Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына караганда, республикада хәзер COVID-19 авыруыннан барлыгы 731 кеше дәвалана. Эпидемия чорында барлыгы 2966 кешедә яңа вирус расланган, шулардан 2226 кеше савыккан. Узган тәүлектә тагын 134 кеше савыкканлыгы әйтелә. Барлыгы 10 кеше үлгән.
Татарстан штабы хәбәр иткәнчә, яңа очраклардан 20 кеше хастаханәгә салынган, калганнары җиңелчә авырый һәм өйләрендә дәвалана. Яңаларның күбесе Казанда – 39 кеше. Әтнәдә дүрт очрак, Чаллыда өч яңа очрак ачыкланган.
Башкортстанда 27 майга барлыгы 2942 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә аларның саны 91гә арткан. Хәзер 2022 кеше яңа вирустан дәвалана, 902 кеше савыккан. Барлыгы 18 кеше үлгән.
Русиядә узган тәүлектә COVID-19 авыруыннан тагын 161 кеше үлгән. Тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 8 338 яңа очрагы теркәлгән. Эпидемия башыннан барлыгы 370 680 очрак ачыкланган, шулардан 142 208 кеше савыккан. Барлыгы 3968 кеше үлгән.
Рәсми саннар. 27 май 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Татарстан | 2 912 (+63) | 2 092 (+133) | 9 (+0) |
Башкортстан | 2 851 (+79) | 884 (+2) | 18 (+0) |
Русия | 370 680 (+8 338) | 142 208 (+11 079) | 3 968 (+161) |