Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемиядән зыян күргән Татарстан эшмәкәрләренең яртысы гына кредит шартларын үзгәртә алган


Әлегә Татарстанның 2677 эшмәкәре генә кредитларын реструктуризацияли алган.

Банклардан реструктуризация сорап мөрәҗәгать иткән Татарстан эшмәкәрләренең яртысын гына хуплаганнар. Бу хакта бүген Татарстанның гарантия фонды мөдире Тимур Тимергалиев матбугат очрашуында белдерде. Изоляция режимы вакытында зыян күргән эшмәкәрләргә федераль хакимият банкларда кредитларны реструктуризацияләргә ярдәм итүне ышандырган иде.

“Барлыгы 5 мең ярым эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Шуларның 2677сен хупладылар. Моны мин уңай дип бәялим. Кире кагулар эшмәкәрләрнең проблемнары коронавируска кадәр үк башланган булуы белән бәйледер. Бу очракта банклар хупламаска мөмкин”, диде Тимергалиев.

2677 эшмәкәрнең үз кредитларын 23 млрд сум күләмендә үзгәртә алган. Хезмәткәрләрен саклау өчен бирелүче бушлай займ алучылар да күп түгел. Әлегә бары 705 эшмәкәр 1,5 млрд сум күләмендә генә дәүләт займы ала алган. Шул ук вакытта кредит, займнар алуда ярдәм итүче гарантия фондының эше активлыгы кимүе күзәтелә башлаган.

“Барлык гарантия фондларының эшендә динамика кимүгә бара. Чөнки эшмәкәрлек активлыгы акрынайды. Әлегә статистика булдырылмаган. Без Русиядә ничәнче урында баруыбызны әйтә алмыйбыз. Якын көннәрдә кече һәм урта бизнес копрорациясе нәтиҗәләр ясар. Активлык кимеде. Безнең хәзер күрсәткеч 1 млрд 700 млн сумны тәшкил итә. Бу югары күрсәткеч. Ел ахырына без 5 млрд сум кредитка гарантия бирә алу дәрәҗәсенә җитәргә уйлыйбыз”, ди Тимергалиев.

XS
SM
MD
LG