Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс активисты Михаил Щеглов белдерүләре экспертизага җибәрелгән 


Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Казан шәһәр прокуратурасы татар активисты Наил Нәбиуллинның Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов белдерүләрен тикшерүне сораган мөрәҗәгатенә беренче җавабын җибәргән.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты Нәбиуллин Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щегловның Татарстан хөкүмәтенең коронавирус таралуны булдырмас өчен православ храмнарга һәм зиратларга баруны тыюына каршы белдерүләрен канун бозу ягыннан тикшерүне сораган иде.

Шәһәр прокуратурасы җавабында Михаил Щегловның хатта искә алынган, экстремистик дип аталырга мөмкин булган белдерүләре психологик-лингвистик экспертизага җибәрелүе турында хәбәр ителә. Бу экспертиза нәтиҗәләре нигезендә прокуратураның алга таба бу белдерүләргә карата нинди гамәл кылачагы хәл ителәчәк.

15 апрельдә Щеглов республиканың православлары исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге хатта ул 13 апрельдә Татарстан хөкүмәтенең 280 нче фәрманын канунсыз дип саный. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган бу документта пандемия сәбәпле гыйбадәтханәләргә йөрү, дини йолаларда катнашу тыела дип язылган. Бары руханиларга һәм дини йолада катнашырга тиешле кешеләргә генә искәрмә ясала.

Шулай ук Щегловның социаль челтәрдәге “Приход Варсонофия” төркемендә язган сүзләренә игътибар итү дә сорала. “Башка диндәге хакимнәр православларга Олы атна (Страстная седмица) һәм Олы көн (Пасха) вакытында гыйбадәтханәләргә баруны тыйды. Казанны тагын бер кат яулап алырга кирәкме?” дип язган Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе.

Нәбиуллинның Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка язган хатында Щеглов белдерүләренең социаль челтәрләрдә таралуының куркыныч тудыруын искәртә. Бу куркыныч һәм җавапсыз гамәл Татарстан халкының бер өлешен изоляциядән баш тартып, бәйрәмдә гыйбадәтханәләргә яки зиратларга барырга этәрергә, шул рәвешле коронавирус таралуга китерергә мөмкин, дип саный Нәбиуллин.

XS
SM
MD
LG