Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Арыслан кебек егетебезне югалттык"


Сулдан икенче - Хәмзә Солтанов
Сулдан икенче - Хәмзә Солтанов

26 май Чукотканың Анадырь шәһәре янында Ми-8 хәрби боралагы төшеп янды. Русия саклану министрлыгы дүрт кешелек экипажның һәлак булуын раслады. Һәлак булучыларның берсе — Сарытау егете Хәмзә Солтанов.

Һәлакәт сынау очышы вакытында килеп чыга. Боралак очып киткәннән соң ук идарә ителмәслек хәлгә килә, җиргә килеп төшә һәм яна башлый.

"Сарытау" татар яшьләр оешмасының инстаграм битендә хәбәр ителгәнчә, һәлак булучыларның берсе — Сарытау егете Хәмзә Солтанов. Оешма рәисе Мөхәммәт Мадьяров Азатлыкка егетнең гаиләсенә ярдәм итү өчен акча җыю оештырылды, дип хәбәр итте.

Хәмзә Сарытауда яшәгән, очучылар көллиятенә укырга кергән, аннан Чукоткага җибәргәннәр. Мөхәммәт әйтүенчә, Хәмзә хәрби авиациядән гражданлык авиациясенә күчәргә теләгән булган.

— Хәмзә Солтанов — безнең егет. 22 майда аңа 26 яшь тулды. Алтата авылында үскән малай, Сарытауда милли гимназиядә укыды, мәдрәсәдә белем алды. Авыл хуҗалыгы университетына укырга керде. Без авылда кечкенәдән бергә үстек, шәһәргә килдек. Шәһәргә килгәннән бирле очучы булырга хыялланды, очам, имеш. Икенче курста, беркемгә дә әйтмичә, бюджет бүлегенә укырга керде.

— Гаиләсе бармы?

Хәмзә Солтанов
Хәмзә Солтанов

— Татар кызына өйләнде, безнең арада иң беренче булып хәләл туй ясады. Яшьләр арасында ул прецедент ясады, хәләл туйны модага кертте, туйларны шулай да үткәреп булганын халыкка күрсәтте. Хәрби хезмәткә китте, ике баласы бар — Халит һәм Хәбиб. Бүген генә өченче бала көткәннәрен ишеттем. Гаиләдә ул үзе бердәнбер бала иде, әби-бабасы, әнисе аны чәчәк кебек үстерделәр. Ул шундый мәрхәмәтле кеше иде: соңгы уртак эшебез — без авылда юллар ясаганда иң беренче булып катнашты. Авылда нәрсә эшләсәк тә, гел яныбызда була, булыша иде. Милләттә арысланнар булса, ул шул арысланнарның берсе иде. Динле, намаз иясе, яшьләргә үрнәк иде. Эш башласак, Хабаровскида торган килеш ярдәм итә иде. Әйтте — эшләде, ул шундый кеше иде.

— Хәмзәнең гаиләсе кайда хәзер?

— Хатынының абыйсы Хабаровскига сеңлесен һәм оланнарын алып кайтырга дип китте. Хәмзәне кайчан җирлисен әйтә алмыйм, әлегә ул тарафка медицина экспертизасы юнәлгән дип аңладым. Бүген әниләрендә булдык, хәлләрен белештек, кайгыларын уртаклаштык. Әнисе сөйли — балам гражданлык авиациясенә күчәргә телим дип әйтә иде, ди. Янәсе, бераз тәҗрибә алып, гражданлык авиациясенә китә. Хәзер без бөтенебез шокта. Авыр хәл. Бер ел эчендә ике егетебезне алдылар.

Сарытау татар яшьләре, уңнан беренче - Хәмзә Солтанов
Сарытау татар яшьләре, уңнан беренче - Хәмзә Солтанов

— Тагын берсе — Наил Акчуринмы?

— Әйе, Наил, ул гаскәрдә янып үлде. Ул эш белән безнең юрист шөгыльләнә, Наилнең эшен йомып калдырмакчы булалар. Әтисе белән һәрвакыт элемтәдә торам. Йә Раббым. Сүз юк, чын татар егетләребез, икесе дә милли җанлылар.

— Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, Солтановлар гаиләсенә ярдәм җыю оештыргансыз, шулаймы?

— Без үзара акча җыйдык инде, якын арада мәгълүматны Сарытау пабликларына чыгарырбыз. Моны үзебез оештырдык, аның якыннары, хатыны ягыннан да, башка туганнары да бу турыда уйларлык түгел әле. Җыелган акча хатынына, оланнарына ярдәм булыр дип ниятләнәбез.

XS
SM
MD
LG