Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны мәхкәмәгә биргән Чуашстанның элеккеге җитәкчесе Игнатьев хастаханәгә салынган


Михаил Игнатьев
Михаил Игнатьев

Элеккеге түрә үпкәсе ике яклап шешеп авыр хәлдә ята дип хәбәр ителә. Аңа кадәр Игнатьевның Путинны мәхкәмәгә биргәне билгеле булды.

Чуашстанның элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев үпкәсе ике яклап шешеп, Петербурда хастаханәдә ята, дип хәбәр итә Коммерсант үз чыганагына таянып.

Путин тарафыннан губернатор вазифасыннан азат ителгән Игнатьев Русия президентының бу карарын Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

Медиа язуынча, Игнатьев хәзер Петербурда хастаханәдә ята һәм ясалма кан әйләнеше җиһазына тоташтырылган, бу исә аның реанимациядә булуын аңлата.

Mash басмасы Игнатьев хастаханәдә май башыннан бирле ята дип яза.

58 яшьлек Михаил Игнатьев Чуашстан белән 2010 елдан 2020 ел гыйнварына кадәр идарә итте. Ул “ышанычны югалту” сәбәбе белән вазифасыннан алынды. 26 майда Игнатьевның Путинның бу карарын мәхкәмәгә биргәне билгеле булды.

Русиядә төбәк җитәкчесенең мәхкәмә аша вазифасына кайту омтылышы 1993 елдан бирле булмаган. Игнатьев шикаяте турында мәхкәмә утырышы 30 июньгә билгеләнгән. Шикаятьченең авыруы аркасында утырыш күчерелергә ихтималы турында хәбәр ителми.

2020 ел башында Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев әйткән сүзләре һәм гамәлләре белән бер-бер артлы ике җәнҗалга сәбәп булган иде. 18 гыйнварда матбугат көне уңаеннан чыгышында Игнатьев хакимияткә каршы яза торган журналистларны һәм блогерларны "манчырга" кирәк дип белдерде.

23 гыйнварда Игнатьев республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицерына машина ачкычы бүләк иткәндә аны ачкычны алу өчен сикерергә мәҗбүр итте. Тантаналы чарада төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды җәмәгатьчелекнең ачуын чыгарды.
29 гыйнварда Путин карары белән Игнатьев “ышаныч югалту сәбәпле” вазифасыннан алынды.

XS
SM
MD
LG