Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әрхәрәй дачалары җирлегендә татарның да алтын эзләре бар"


Воскресенский чиркәве янында бульдозер эттереп йөри. Рәүф Ибраһимов архивыннан
Воскресенский чиркәве янында бульдозер эттереп йөри. Рәүф Ибраһимов архивыннан

Әрхәрәй дачалары әкренләп Казан епархиясе кулына күчеп бара. Белгечләр бу җирлектә татарның да тарихи эзләре бар дип казыну эшләре башларга чакыра. Татар активистлары бу урынны Казан Кирмәне рәвешендә тыюлык итәргә өндәп хатлар язганга дүрт ел үтсә дә, Татарстан түрәләре әлегәчә җавап бирмәгән.

Казанның Әрхәрәй дачалары дип йөртелгән Урта Кабан калкулыгында урнашкан тарихи җирлектә Казан епархиясе төзекләндерү эшләрен дәвам итә. Татар активистлары бу эшчәнлеккә канәгатьсезлек белдерә һәм әлеге җирләр епархиянеке генә саналмасын, тарихи урында татар эзләре дә күрсәтелсен, бу урыннар уртак кулланылырга тиеш ди.

Хәзерге вакыттта биләмәнең түрендә урнашкан Воскресенский чиркәвендә эчтән төзекләндерү эшләре бетеп килә. Өченче каты тәмамланган, келәүләр уздырыла башлаган. Икенче катында штукатур эшләре башкарыла, беренче каты әлегә бикле, ансында да төзекләндерү эшләре башланган. Бинаның түбәсе ябылган, диварлары әле штукатурланмаган.

Җиде гектардан артык мәйданда урнашкан Кабан шәһәрлеге биләмәсендә Казан епархиясе алып барган бу эшләргә йөрәкләре әрнегән сәнгать белгече Розалина Шаһиева һәм архитектор Валерий Хәмитов 25 майда Әрхәрәй дачалары дип аталган җирләрне барып карады.

Белгечләр Әрхәрәй дачаларында археологик казынулар башларга чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

Аларның планында шушы урынга Казан рәссамнарын алып килеп, биләмә табигатендә рәсем ясату да булган, ләкин коронавирус сәбәпле әлегә бу гамәлләре барып чыкмаган, соңракка күчерелгән.

Чиркәү каршындагы мәйданга тәре куелган

Воскресенский чиркәве каршындагы мәйданда хәзер алтынсу төстәге металдан зур тәре бастырып куелган. Аның янында нигез ташлары күренә. Бу урында агачтан эшләнгән борынгы часовня булган, аны кемдер яндырган. Узган ел шушы урынга тәре куелды, ди үзен кизү администратор дип таныштырган Александр Соначин.

Воскресенский чиркәве янындагы мәйданда борынгы часовня нигезе диелгән урынга куелган тәре. Бу урында мөселман зираты булган дигән фараз да бар
Воскресенский чиркәве янындагы мәйданда борынгы часовня нигезе диелгән урынга куелган тәре. Бу урында мөселман зираты булган дигән фараз да бар

Александр сөйләшү барышында Казан епархиясенең киләчәк планнарын да ачып салды.

Биләмәнең бер өлеше әле дә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фәнни-тикшеренү институтына карый. Институт бинасына яңа урын табалар икән, ул вакытта андагы җирләр дә Казан епархиясенеке булачак, диде ул.

Чиркәүдән ерак түгел бер урында эчендә иконалар да булган беседка да күренде. Бүрәнәдән эшләнгән урын янында йөзем куаклары утыртылган. Моны безгә христиан грузиннар бүләк итте, йөзем куакларын да алар утыртып китте дип аңлатты Александр.

Александр Соначин
Александр Соначин

Чиркәү кырыенда ук җәйрәп яткан урманда Әби патша утырткан 350 еллык нарат та үсә икән. Урманны өстән карасагыз, ул тәре рәвешендә итеп утыртылган, дип өстәде ул.

Тарихи мөселман зиратының кабер ташларын күргәнегез булдымы дигән сорауга исә, белмим, мин күрмәдем, дип җаваплады.

"Монда октябрь инкыйлабына кадәр монахлар яшәгән. Хәзер исә 15ләп кеше хезмәт куя. Эш бик күп, акча гына җитми. Төзекләндерү эшләре 2012 елдан бирле алып барыла, әмма кайчан бетәр, ансы билгесез", дип белдерде ул.

"Татарга бу җирлектә үз тарихын эзләргә кирәк"

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева Азатлыкка сөйләвенчә, ул бу җирлеккә инде 20 елдан артык килеп-карап йөри. Бу җирләр минем җанымны тарта, акылымны кузгата һәм тарихыбыз турында уйларга мәҗбүр итә ди, ул.

Розалина Шаһиева
Розалина Шаһиева

"Тарихчы галимнәр сүзләренчә, монда Сөембикә ханбикә һәм аңа кадәрге Казан ханнары яшәгән. Бу бер җәннәт почмагы кебек булган. Мәдәният чәчәк аткан. Ләкин 1552 елда Явыз Иван Казанны басып алганнан соң, мондагы милли корылмалар юкка чыккан һәм Воскресенский чиркәве дини комплексы төзелә башлаган.

Лаврентий дигән митрополит чорында комплексның беренче элементлары туган, Тихон чорында башкалары хасил булган. Һәм шулай итеп монастырь Казан ханнары җиренә урнашып куйган. 1917 ел инкыйлабыннан соң боларның дини тәрәккыяте сүнгән ансы, әмма 2010нчы елларда бу комплекс кабаттан торгызыла башлаган", дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, татарларга бу җирлектә үз тарихларын эзләргә, Казан Кирмәне белән генә чикләнеп калмаска кирәк.

"Безнең чор кешеләре барыбыз да Казан Кирмәненә тотындык. Кирмән — татар тарихының бер этабы гына. Әгәр без аның көчле һәм матур тамырын тотып карыйсыбыз килә икән, ул вакытта без Әрхәрәй дачасы дигән урынга килеп, үзебезне барларга тиешбез.

Монда татарның алтын эзләре бар

Монда татарның алтын эзләре бар. Без монда тамырларыбызны тоярга тиешбез. Чөнки тамырың булмаса киләчәге юк дигән сүз. Бу бит татарның тарихи җирләре, Болгар кебек күтәрелергә тиеш бу җирләр.

Казан ханлыгы оешканда да Әрхәрәй дачалары эчке шәһәр, Кирмән — тышкы шәһәр булган һәм ханлыкның бөтен милли мирасы шушында сакланган. Бу урын татар мәдәниятенең эпицентры булган", дип сөйләде сәнгать белгече.

Шаһиева бу урында урыс мәдәнияте белән бергә татар мәдәниятенә дә урын бирергә кирәк, әлеге җирлектә электрон ысуллар белән борынгы мәдрәсәләрне, татар архитектурасын, каллиграфия сәнгатен дә халыкка күрсәтәсе иде, ди.

Татарстан мөфтияте һәм Казан епархиясе вәкилләре очрашып, уртак карар кабул итә һәм бу урынны ике динне чагылдырган бер үзәк хәленә китерә ала, дип саный ул.

Чөнки бу җирләр заманында татарларныкы булган һәм бүген алар югалган. Хәзер шуны бергәләп күтәрергә һәм танытырга кирәк. Халык хәтта бу эшкә үзе ярдәм итер иде. Ләкин хәзер монда епархия эшчәнлеге генә күренә, татарның монда бер эзе дә юк. Дәүләтнең дә ярдәме белән монда уртак проект төзисе иде, ди Шаһиева.

"Бу урын мең ел буе татар җире булган"

Архитектор Валерий Хәмитов та бу урынның татарлар өчен дә мөһим бер урын булуын, биләмәдә татар эзләрен дә барларга кирәклеген әйтте.

Валерий Хәмитов
Валерий Хәмитов

"Казан епархиясенә Анастасий һәм Феофанның килүе белән биләмәдә төзекләндерү эшләре тагын да артып китте. Мондагы тарихи татар җирендә конфессияләр балансы булырга тиеш. Мин хәзер 600-700 еллык татар зираты булган урында басып торам. Монда аның эзләре булмаса да, бу урында зират булуын мондагы хезмәтккәр дә раслады.

22 яшьлек Явыз Иван Казанны басып алганнан соң, мондагы татар тарихы тәмамланган, православ тарихы башланган.

Бу урынны мөселманнар да килеп дога кыла торган урын итергә кирәк

Бу урынны мөселманнар да килеп дога кыла торган урын итергә кирәк. Әрвахларны искә алырга кирәк монда килеп. Чөнки бу урын 1000 ел буе татар җире булган. Бу урын Казан митрополитларының резиденциясенә бары тик 1552 елдан соң гына әйләнгән.

Инкыйлабка кадәрге археологлар хезмәтләрендә мондагы күп кенә артефактлар телгә алына. Мәчетнең кайда булганлыгы, Казан ханнары һәм аларның балаларының мавзолейларының булуы әйтелә. Боларны хәзер дәлилләргә кирәк. Татар халкы өчен әлеге изге урын барып күрелә торган урынга әйләнергә тиеш. Монда хәзер археологлар, реставраторлар белән казу эшләре уздырырга кирәк.

Дәлилләр базасын булдыру кирәк. 1552 елга кадәр монда буш калкулык булмавын, ә Казан ханнарының җәйге резиденцияләре булуын бар яклап дәлилләргә кирәк. Моның өчен хәзерге биналарның нигезләрен тикшерергә кирәк. Нигез ташлары һәм аларның салыну вакыты — дәлил базасы булачак. Һәм алар аша мондагы төзелешләрнең нигезенең 500 елдан артык элек төзелгән булуын белеп булачак", ди Хәмитов.

Шаһиева һәм Хәмитов бу җирлек Татарстанда яшәүче мөселманнар белән христианнарның уртак мирасы булып саклансын, монда ике конфессиянең хокуклары тигез булсын, дигән фикерләр җиткерсә дә, Татарстан хакимияте, аның рәсми яисә иҗтимагый оешмалары мондый карашларга нигәдер игътибар итми. Хәтта монда кайбер төзекләндерү эшләрендә тарихи кабер ташларының юкка чыгарылуына да битараф калган.

"Президенттан алып мөфтияткә кадәр 13 урынга хат яздык"

Әрхәрәй дачаларында төзекләндерү эшләре алып барылганда, бүген Воскресенский чиркәве алдындагы мәйданда тәре торган җирлектә кабер ташлары бульдозер белән эттерелеп җимерелде, дигән борчу белән Казан шәһәре Аксакаллар шурасы 2016 елның августында Татарстан җитәкчелегенә һәм дистәләп оешмага хатлар язып караган, тик тиешле җавап ала алмаган.

Шура рәисе Рәүф Ибраһимов Азатлыкка сөйләвенчә, бу хатта болай дип язылган булган:

"Безгә, Аксакаллар шурасына халкыбызның тарихи урыннарының берсе — Болгар вә Казан ханнарыбызның резиденциясе уртасында урнашкан чиркәүне төзекләндергән вакытта соңгы кабер ташларын бульдозер белән чокырга төртеп төшергәнлеге мәгълум булды.

Кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган халкыбызның бүгенге тарихи ватаны Татарстаныбызга дөнья күләм җәмәгатъчелек игътибарын җәлеп итү йөзеннән Урта Кабан калкулыгында урнашкан Болгар вә Казан ханнары яшәгән тарихи җирлекне һич кичекмәстән Казан Кирмәне рәвешендә тыюлык итеп дәүләт дәрәҗәсендә карар кабул итү hәм дә каберлекләрне табу, кабер ташларын кире кайтару зарури, дигән фикеребезне җиткерергә җөръәт итәбез."

Әлеге хат Татарстан президенты, Дәүләт киңәшчесе, Дәүләт шурасы рәисе, Татарстан Дәүләт шурасының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан премьер-министры, Казан шәһәре мэры, Дөнья татар конгрессы, Татарстан мөфтие кебек 13 оешма җитәкчесенә җибәрелде, ди Ибраһимов.

Тик аларның кайберләре бу хатны башка икенче бер оешмага җибәрүләрен әйткән, кайберләре бу җирләргә безнең катнашыбыз юк, дигән җавап биргән. Әрхәрәй дачаларында татар эзләре дә булсын дигән фикерне күтәреп алучы булмады, ди Ибраһимов.

"Әрхәрәй дачалары җирләрен Казан епархиясенә тапшыруда хилафлыклар бар кебек"

Аксакаллар шурасы рәисе 2017 елның 28 февралендә Татарстан мөфтиятенә мөрәҗәгать итеп, Казан епархиясе белән Татарстан мөфтияте арасында шушы темага бергәләп түгәрәк өстәл очрашуы уздыру өчен хәер-фатиха да сорап караган, тик мөфтияттән бу тәкъдимгә дә җавап булмаган.

Без төрле оешма диварларын даими рәвештә шакый торабыз, тик безне никтер ишетмиләр, ди Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, бу игътибарсызлыкның сәбәбе аңлашылмый, әмма фараз рәвешендә әйткәндә, бу биләмәләрне Казан епархиясенә бирүдә ниндидер хилафлыклар бар кебек, ул җирне канунга туры китереп эшләмәгәннәр дигән шик туа, ди ул.

"Минемчә, кануни эшләнмәгән эшне күтәрәселәре килми. Хәзер канун бозуны танып, эшне яңадан башларга кирәк. Моның өчен җәмәгатьчелекнең бу җирләргә игътибар итүе кирәк. Кануни яктан бар да ачык булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, Әрхәрәй дачаларында хакыйкать һәм гаделлек булырга тиеш. Бу җирлектә безнең тарихи мирасыбыз бар һәм анда тарихи дөреслек урнашырга тиеш", дип белдерде Казан шәһәре Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов.

2012 елның 18 апрелендә Татарстан диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб Азатлыкка, "2004 елда Әрхәрәй дачаларына бер тапкыр кизәнү булган иде, чиркәү әһелләре аны сорап йөргән иделәр. Ул вакытта бу биналар авыл хуҗалыгы министрлыгында теркәлгәнгә, аны дәүләт музей-комплексы итеп файдаланырга дип, бер уртак фикергә килгән идек. Хәзер ике юл бар. Йә ул музей-комплекс булып кала, йә диннәрнең берсенә бирелә. Без монда өченче юл тәкъдим итәбез – аны Кирмән мисалы кебек икегә бүләргә. Анда Кол Шәриф мәчете һәм Благовещен чиркәве бар, алар икесе дә эшли. Менә бу җирдә дә әгәр дингә бирәләр икән, аны икесенә дә бирү кирәк, яисә беркемгә дә түгел", дип белдергән иде.

2016 елда тарихчы Рәшит Галләм дә Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, "Әгәр бу җир тулысынча Казан епархиясе кулына күчсә, бик кызганыч булачак, чөнки бу татар халкына һәйкәл булудан туктый дигән сүз. Инде археологларга анда керү мөмкин булмаячак. Аннары моны мәдәни зона итүдән дә колак кагачакбыз", дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG