Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергач районында коронавирус йоктырулар кискен арткан 


Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары тупланып урнашкан Сергач районында яңа вирусның нык таралуы күзәтелә. 

Узган тәүлектә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында коронавируслы авырулар саны кискен арткан. Бер тәүлектә 35 кешедә вирус табылган. Моңарчы андый зур күләм булмаган. Аңа кадә авыруларның иң күбе 30 апрельдә теркәлгән иде – 18 кеше. Яңа очраклардан 30 кеше – Сергачның үзенннән. Кучкай Пожары татар авылында да тагын бер кешедә коронавирус табылган.

Сергач районы башлыгы Олег Радаев авыручылар санының күбәюен тестлар санын арттыру белән бәйли. Соңгы дүрт көндә тикшерүләр саны арткан. Моннан тыш, Радаев районда бер зур оешмада хезмәткәрләр йоктырган диде, ләкин кайсы оешма икәнен әйтмәде. Аның сүзләренчә, Сергач Почтасы оешмасыннан да 129 анализ тикшерүгә җибәрелгән.

26 майга алынган мәгълүматка караганда, хәзер Сергач районында COVID-19 барлыгы 96 кешедә расланган, шулардан 74 кеше Сергачның үзендә.

Узган атнада Сергач һәм Кызыл Октябрь районнарында коронавирустан тагын дүрт кеше үлде, шуларның берсе – Актүк авылыннан 94 яшьлек татар әбие.

Сергач районындагы Пицә татар авылында да бер кешедә коронавирус ачыкланды. Пицә - танылган татар тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновның туган авылы. Бүгенге көндә монда 300дән артык кеше яши.

Түбән Новгород өлкәсе COVID-19 белән зарарланучылар саны ягыннан Русиядә дүртенче урында. Бүгенге кондә монда тугыз меңгә якын кеше коронавирус белән авырый. Өлкәдә вирус учаклары бар. Шуларның берсе – Серафим-Дивеевский монастыренда вирус таралуы турында күптән түгел хәбәр ителде. Монастырьда 60 кеше йогышланган, барлыгы Дивеевский районында 140 кешедә COVID-19 расланган.

XS
SM
MD
LG