Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны өчәр меңнән артты


Русиядә узган тәүлектә 8 338 яңа очрак рәсман теркәлгән, 161 кеше үлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 60 кешедә коронавирус расланган. Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына караганда, эпидемия чорында барлыгы 3 026 кешедә яңа вирус расланган, шулардан 2 350 кеше савыккан. Узган тәүлектә тагын 124 кеше савыкканлыгы әйтелә. Барлыгы 10 кеше үлгән.

Татарстан штабы хәбәр иткәнчә, яңа очраклардан 20 кеше хастаханәгә салынган, калганнары җиңелчә авырый һәм өйләрендә дәвалана. Яңаларның күбесе Казанда – 21 кеше. Чаллыда – 12 , Түбән Кама районында 11 очрак ачыкланган.

Башкортстанда 28 майга барлыгы 3 021 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә аларның саны 79га арткан. Хәзер 2 055 кеше яңа вирустан дәвалана, 948 кеше савыккан. Барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә коронавирустан 150 меңнән артык кеше терелгән. Соңгы тәүлектә яңа вирус йоктыруның 8 371 очрагы рәсмән теркәлгән. Бер тәүлек эчендә 174 авыру үлгән.

Эпидемия башыннан барлыгы 379 051 очрак ачыкланган, 4 142 кеше үлгән. Табиблар күзәтүендә 300 мең кеше.

Рәсми саннар. 28 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан3 026 (+60) 2 350 (+124) 10 (+1)
Башкортстан 3 021 (+79) 948 (+46) 18 (+0)
Русия379 051 (+8 371) 150 993 (+8 785) 4 142 (+174)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG