Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Әхмәтов Украинаның иң бай кешесе дип аталды


Ринат Әхмәтов
Ринат Әхмәтов

Forbes 2016 елдан бирле беренче тапкыр Украина эшмәкәрләре рейтингын чыгарды.

Forbes журналы соңгы дүрт елда беренче тапкыр Украинаның иң бай йөз кешесе исемлеген игълан итте. Аңа ярашлы, хәзер илдә иң бай кеше - Ринат Әхмәтов. “Метинвест” металлургия комплексы һәм Донбасс ягулык-энергетика ширкәте” (ДТЭК) хуҗасы булып торган Әхмәтовның байлыгы 2,8 миллиард доллар дип исәпләнә.

2013 елдан бирле Әхмәтовның байлыгы алты тапкырга диярлек кимегән диелә хисапта. Исемлектә Украинаның элеккеге президенты Петр Порошенко (1,4 млрд доллар белән өченче урында), илдәге сәяси тормышка йогынтысы зур булган эшмәкәр Игорь Коломойский (1 млрд доллар, 8 урын) һәм башкалар бар.

2012 елда Bloomberg Ринат Әхмәтовны элеккеге совет республикалары җирлегендә иң бай кеше дип атаган иде. Аның ул вакыттагы байлыгы 19 миллиард доллар дип бәяләнде, бу аны дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә 35 урынга чыгарды.

Апрельдә Forbes дөнья байлары рейтингын игълан итте. 113 миллиард доллар акчасы булган Amazon хуҗасы Джефф Безос дөньяда иң бай кеше дип аталды. Русия исемлегендә беренче урынны 19,7 миллиард доллар байлыгы белән Владимир Потанин алды. Исемлеккә Татарстаннаң да дүрт кеше керде. Татарстанның дәүләт киңәшчесе һәм элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләр 1851нче урында (һәрберсенең байлыгы 1,1 млрд доллар), ТАИФ ширкәтләр төркеме җитәкчеләре Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев берешәр миллиард доллар белән рейтингның 1990нчы юлында урын алды.

Ринат Әхмәтов 1966 елда Донецкида туган. “Систем Кэпитал Менеджмент” ширкәтенә нигез салган. 1996 елда Донецкиның “Шахтер” футбол клубын сатып алгын. Ике чакырылышта Югары рада халык депутаты булып торды (2006-2007, 2007-2012 елларда). “Украина үсеше” хәйрия фондына нигез салган, Донецки һәм Луһански өлкәләрендә хәрби гамәлләр аркасында зыян күргән кешеләргә ярдәм өчен “Ринат Әхмәтов һуманитар штабы” төзегән.

XS
SM
MD
LG