Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан тарихчылары Мәрҗани институты язмышы өчен борчылу белдерде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуашстанның элекке башлыгы Михаил Игнатьев Аксубайда
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуашстанның элекке башлыгы Михаил Игнатьев Аксубайда

Галимнәр ике халыкның тарихы бергә үрелеп барганын, аны өйрәнүдә татарлар һәм чуашлар хезмәттәшлек итүен искәртә.

Чуаш тарихчысы Владимир Долгов Татарстандагы Мәрҗани исемендәге тарих институты ябылу ихтималына карата фикерен белдереп, бу оешманың эшчәнлеге ике республика галимнәре өчен дә бик мөһим дип ассызыклады.

“Татар һәм чуаш тарихлары бер-берсенә бәйләнгән, безнең халыклар язмышы үрелеп бара. Тарихчы-галим Василий Дмитриев сүзләренчә, “без тугандаш халыклар”. Ике гасырдан артык вакыт дәвамында безнең халыклар, татарлар һәм чуашлар, бергә Алтын Урда составында формалашканбыз һәм яшәгәнбез. Без Татарстан белән, шул исәптән, фәнни-тарихи сораулар буенча да хезмәттәшлек итәргә тиешбез, шуңа күрә без Мәрҗани исемендәге тарих институты язмышына карата борчылу белдерәбез” дип сөйләгән Idel.Реалиигә Долгов.

27 майда Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов аның ябылаячагын хәбәр итте. Институт Татарстан фәннәр академиясенә кайтарылып, Альфред Халиков исемендәге археология институты кул астына күчерелә диде Хәкимов.

28 майда Казан Кирмәне сүзчесе Лилия Галимова институтны ябу турында сүз бармый диде. Хәзер аңа яңа форма эзләнә дип белдерде.

Татарстанның Тарих институтына 1996 елда республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев карары белән нигез салынды. 2002 елда аңа күренекле тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде.

Чуаш галиме Владимир Долгов татар һәм чуаш тарихчылары арасында берникадәр фикер каршылыгы да бар дип искәртте. “Бу, мәсәлән, халыкларыбызның этногенезы формалашуга, килеп чыгышына карашларга кагыла. Безнең галимнәр Идел Буе Болгар дәүләтен үзләренең ата-бабалары дәүләте дип саный. Бу яктан бәхәсләр булды, хәзер дә төрле фикерләр сакланып килә. Ләкин иң мөһиме – без хезмәттәшлек итәбез һәм бәхәсләрне конструктив нигездә хәл итәбез”, диде Долгов.

Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ел саен дистәләрчә китап бастырып чыгара, татар халкы тарихы турында видеолар ясап, популярлаштыра. Институт Татар тарихының җиде томлыгын әзерләп бастырып чыгарды, ул инглиз теленә дә тәрҗемә ителде. 2017 елда институт мөдире Рафаил Хәкимов җитәкчелегендә бу хезмәт Чуашстанның һуманитар фәннәр дәүләт институтында тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG