Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Фәрит Зәкиевкә тагын 150 мең сум җәза карары чыгарды


Фәрит Зәкиев

Бер атна элек ТИҮ рәисе буларак 150 мең сум җәзага тартылган Фәрит Зәкиев, бүген Татарстан качаклар фонды рәисе буларак тагын 150 мең сум җәзага хөкем ителде.

28 май Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татарстан сивиль саклану һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле бу елның гыйнварында Татарстан качаклар оешмасы рәисе Фәрит Зәкиевкә салган 150 мең сумлык җәза уңаеннан мәхкәмә утырышы үтте.

Хөкемдар Ваһапова рәислек иткән һәм коронавирус сәбәпле тыңлаучылар һәм журналистлар катнаштырылмаган утырышта Зәкиевнең әлеге җәзаны көченнән чыгару турындагы гаризасы каралды.

Казанның Сәетгалиев урамы 3нче йорт адресында урнашкан бинаның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәве сәбәпле Татарстан сивиль саклану һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторының Татарстан качаклар оешмасы рәисе Фәрит Зәкиевкә салган 150 мең сум җәзаны мәхкәмә дөрес дип тапты һәм аны Зәкиевтән түләтү урынлы дигән карар чыгарды.

Бу хакта Азатлыкка Фәрит Зәкиев мәхкәмә утырышыннан чыккач белдерде.

19 майда үткән мәхкәмә утырышында шул ук адреста урнашкан ТИҮ оешмасы өчен дә Фәрит Зәкиевкә, ТИҮ рәисенә буларак, 150 мең сумлык җәза түләтү карары чыгарылган иде.

Зәкиев сүзләренчә, Сәетгалиев урамы 3нче йорт адресында урнашкан бинада ике оешма эшли. Аның берсе ТИҮ, икенчесе - Татарстан качаклар фонды.

"Аларның икесендә дә мин җитәкче. Инспектор бу җәзаны бинада сигнализация булмаган, янгынга каршы инструкция язып куелмаган, махсус җаваплы кеше билгеләнмәгән, янгын сүндерү җайланмалары куелмаган өчен дип язып китте.

Бинада ике оешма эшләсә дә, бина берәү генә бит. Әмма инспектор бер үк җитешсезлекләр өчен һәр оешмага аерым-аерым 150шәр мең сум җәза салды. Бүген мәхкәмә шушы хәлне дөрес дип тапты. Ягъни, мин хәзер бер бинадагы җитешсезлекләр өчен ике тапкыр, җәмгысе 300 мең җәза түләргә тиеш булам. Бу бит бөтенләй мантыйкка туры килми”, дип белдерде Зәкиев.

Зәкиев мондый зур җәзалар бирү бинадан ике оешманы да куып чыгару өчен эшләнә дип саный.

"2019 елның ноябрендә Татарстанның атомга каршы оешмасына мин бу бинаны җыелыш уздыру өчен түләүсез биреп торган идем. Алар чүп яндыру корылмасына каршы җыелыш уздырдылар. Бу оешмага җыелыш уздыру өчен бер җирдән дә урын бирмиләр.

Хакимият чүп яндыру корылмасы темасына каршы чыгуны бер дә яратмый. Чөнки анда зур акчалар әйләнә. Өстәгеләргә минем бу җыелышны уздырырга рөхсәт бирүем ошамады, күрәсең. Мондый җәзалар бирүнең төбендә шул ята", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Зәкиев Вахитов районы мәхкәмәсе карарын ун көннән башта Татарстан Югары мәхкәмәсенә, һәм аннан тискәре карар чыккан очракта, Самардагы кассация мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен әйтте.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG