Accessibility links

Кайнар хәбәр

Air Astana Казанга очудан туктарга җыена


Элек Казанга даими рейслар башкарган чит ил һава ширкәтләре коронавирус пандемиясеннән соң бу юнәлештән баш тартырга мөмкин.

Кайбер илләренең һава ширкәтләре коронавирус кризисы тәмамлангач та Казанга очышларын кире кайтармаска җыена. Аерым алганда, Казакъстанның Air Astana ширкәте Татарстанга очышларын туктатачак. Бу турыда РБКга ширкәтнең матбугат хезмәте белдергән.

Һава ширкәтләренең күп өлеше алга таба планнары белән бүлешергә әзер түгел, чөнки пандемиянең кайчанга кадәр барасы, бу яклап вәзгыять нинди буласы билгесез диелә материалда.
airBaltic һава ширкәте Казаннан Рига шәһәренә оча торган рейсларын кире кайтару мөмкинлеген бәяләү этабында. Оешма вәкилләре белдергәнчә, очышлар илдә коронавирус белән бәйле кертелгән тыюлар алынганнан соң торгызылачак. Хәзер һава ширкәтенең берничә очкычы 10 юнәлештә көн саен очышлар ясый. Һәр атна саен очкычлар һәм юнәлешләр саны артачак дигән airBaltic вәкилләре.

Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара һава аланы 2019 елда 3,4 миллион юлчыга хезмәт күрсәткән. Бу аның тарихында рекорд булган. 2018 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10,5 процентка арткан.

2019 елда “Казан” һава аланының маршрутлар челтәрендә 85 юнәлеш булган, шуларның 45е – халыкара юнәлешләр.
Халыкара рейслар башлыча чит ил һава ширкәтләре тарафыннан башкарылган. Атап әйткәндә, Төркиянең Turkish Airlines, Маҗарстанның WizzAir, Чехиянең Czech Airlines, Гарәп Әмирлекләренең Fly Dubai, Төркмәнстанның Turkmenistan Airlines, Казакъстанның Air Astana, Әзәрбайҗанның Buta airways ширкәтләре Казанга очышлар ясаган.

Март ахырында коронавирус пандемиясе аркасында Русия чит илләрдән даими һәм чартер һава рейсларын тыйды. Чит илләрдә калган ватандашларны кайтару өчен махсус рейслар оештырылды.

XS
SM
MD
LG