Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан бер тәүлектә 232 кеше үлгән


Татарстанда коронавирус йоктыруның 53, Башкортстанда 84 яңа очрагы расланган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 53 кешедә COVID-19 ачыкланган диелә Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматында.
Татарстан штабы хәбәр иткәнчә, яңа очраклардан 13 кеше хастаханәгә салынган, 40 кеше җиңелчә авырганга күрә өендә генә дәвалана. Яңа авыручыларның күбесе Казанда (27) һәм Чаллыда (17). Тукай районында ике очрак, Алексеевски, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорски, Менделеевский районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Татарстанда хәзер 587 кеше коронавирустан дәвалана, барлыгы 2482 кеше авырудан савыккан. Эпидемия башыннан республикада коронавирус йоктыруның 3079 очрагы расланган, 10 кешенең гомере өзелгән.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 84 кешедә COVID-19 ачыкланган. Республикада барлыгы 3105 кешегә яңа вирус йоккан, шулардан 1007 кеше терелгән. Барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә 8 572 кешедә вирус расланган, тәүлек эчендә 232 кеше үлгән. Эпидемия чорында барлыгы 387 623 кешедә яңа вирус расланган, 4374 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 29 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан3 079 (+53) 2 482 (+132) 10 (+0)
Башкортстан 3 105 (+84) 1 007 (+59) 18 (+0)
Русия387 623 (+8 572) 159 257 (+8 264) 4 374 (+232)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG