Accessibility links

Башкортстанда 500дән артык медицина хезмәткәре коронавирус йоктырган


Йөздән артык табиб һәм шәфкать туташы социаль иминият фондына компенсациягә гариза биргән, 13 кешегә акча түләнгән.

Социаль иминият фонды Башкортстанда COVID-19 йоктырган 507 медицина хезмәткәреннән 13 кешегә компенсация түләгән. Бу турыда медицина хезмәткәрләре һөнәр берлегенең төбәк бүлегенә сылтанып Интерфакс хәбәр итә.

“Роспотребнадзор мәгълүматына караганда, Башкортстанда тармак хезмәткәрләреннән 507 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән. 27 майга социаль иминият фонды 13 медикка иминият түләүләрен башкарды” диелә хәбәрдә.

Һөнәр берлеге белдергәнчә, беренче 13 хезмәткәргә барлыгы 900 мең сум күләмендә компенсацияләр түләнгән. Түләүләр алуга гаризаны якынча 140 кеше биргән.

Кайбер очракларда медикларның коронавирус йоктыруы озаклап тикшерү һәм экспертизалар куллануны таләп итә диелә.

Элек хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда коронавируслы авырулар белән эшләргә мәҗбүр булган хезмәткәрләргә түләү өчен Башкортстанга 1,9 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Шуның 1,7 миллиарды федераль бюджеттан бирелә.

Республика хакимияте дә коронавируслы авырулар һәм вирус йоктыру куркынычы зур булган пациентлар белән эшләүче медиклар, биологлар һәм лаборантларга гомуми күләме 105 миллионлык ярдәм күрсәтүне күздә тота. Мондый түләүләр хосусый клиника хезмәткәрләренә дә каралган.

26 майда Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы республикада 300 медицина хезмәткәре COVID-19 белән авырый дип белдергән иде.

Рәсми саннар. 29 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан3 079 (+53) 2 482 (+132) 10 (+0)
Башкортстан 3 105 (+84) 1 007 (+59) 18 (+0)
Русия387 623 (+8 572) 159 257 (+8 264) 4 374 (+232)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG