Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мең кешегә исәпләнгән Казанның Имәнлек микрорайоны мәчете төзелешенә 80 млн сум җыелган


Мәчет проекты. "Реальное время" фотосы.
Мәчет проекты. "Реальное время" фотосы.

Яңа мәчет Кол Шәриф мәчете зурлыгында булачак.

Казанның Имәнлек белән Зорге урамнары киселешендә Габдрахман Утыз-Имәни исемен йөртүче мәчет төзелеше бара. Төзүчеләр гыйбадәтханәнең ике катын күтәргән. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиятенең "Хәләл" комитеты җитәкчесе Ирек Җиһаншин "Реальное время" интернет газетына белдергән.

Җиһаншин сүзләренчә, хәзерге вакытта бинаның ике каты күтәрелгән, гөмбәзе эшләнгән, ике манарасы төзелгән, су, канализация үткәрелгән, мәчеткә газ кертү эше бара.

Утыз-Имәни мәчете бер мең кешегә исәпләнгән. Төзелеш суммасы – 140 млн сум. Шуларның 80 млны хәйрия акчаларыннан җыелган.

"Мәчет бер меңнән артык кешене сыйдыра алачак. Бу Казандагы иң зур мәчет булачак. Ул Кол Шәрифтән зуррак түгел, алар бер тирә зурлыкта. Кол Шәриф бит ул мәчет түгел, ә музей. Яңа мәчет шәһәрдә иң зуры булачак. Гомум мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артып китә", дип белдергән мәчетнең икенче имамы Гәрәфи Кәримов.

Утыз-Имәни мәчетендә төзелеш ике ел дәвам итә. Җитәрлек акча җыелган очракта, 2021 елның язында гыйбадәтханә үз ишекләрен ачар дип көтелә.

Казанның ул районында мөселманнар нигездә гыйбадәткә Гадел һәм Ризван мәчетләренә йөри, әмма кеше күп булу сәбәпле, алар инде халыкны сыйдырмый.

XS
SM
MD
LG