Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта чуалышлар дәвам итә: кайбер шәһәрләрдә комендант сәгате кертелгән


Ак Йорт янында яндырылган машина

АКШның Миннесота штатындагы Миннеаполис шәһәрендә бишенче көн рәттән чуалышлар, полиция белән каршылыклар бара. Кайбер шәһәрләдә комендант сәгате кертелгән.

Чуалышларга 25 май көнне полиция кулыннан кара тәнле америкалының үлеме сәбәп булды. 46 яшьлек Джордж Флойд кибеттә ялган түләү документы куллануда шикләнелеп тоткарлана. Аның коралы булмый. Ак тәнле полиция вәкиле аның муенына тезе белән басып, җиргә кысып тота. Флойд берничә тапкыр "мин сулый алмыйм" дип зарланса да, тезен бушатмый. Нәтиҗәдә тоткарланган ир-ат хастаханәдә җан бирә.

Бу вакыйга халык арасында һәм җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Ул ризасызлык дистәләрчә шәһәрләргә җәелде. Тыныч каршылык акцияләреннән тыш, халык урамнарда биналарны яндыра, кибетләрне талый.

Шимбә көнне 20дән артык американ шәһәрләрендә, күп кенә штатларда комендант сәгате кертелде. Аның өчен резервтагы хәрби көчләр - Дәүләт гвардиясе җәлеп ителде. Миннеаполистан тыш, Атланта, Лос-Анжелес, Сиэтл, Чикаго, Филаделфия, Питтсбург, Майамида да каршылыклар бара. Комендант сәгате кертелүгә карамастан, алар туктамый. Полиция күз яше чыгара торган газ һәм резин пулялар куллана. Ике тарафтан да зыян күрүчеләр бар. Биш көндә 1300дән артык кеше тоткарланган.

Миннесотада Икенче дөнья сугышыннан соң беренче тапкыр Дәүләт гвардиясе мобилизациясе башланган.

Нью-Йоркта полиция белән көчле бәрелешләр булган. Шәһәр мэры Билл де Блазио полиция көч куллануга күз йоммаячак дип кисәтте.

Вашингтонда бер төркем каршылык белдерүче Ак Йорт янында җыелды, әмма АКШ президенты резиденциясенә һөҗүм ясарга тырышу сизелмәде.

Лос-Анджелеста танылган Беверли-Хиллз районында кибетләр таланган. АКШ президенты Дональд Трамп чуалышларда катнашучыларга карата кырыс чаралар кулланылачагын һәм тәртип урнаштыру өчен дәүләт гвардиясе һәм армияне куллануны кисәтеп тагын бер кат чыгыш ясады.

Амеркиада кара тәнлеләрнең ак тәнле полиция хезмәткәрләре кулыннан һәлак булу очраклары соңгы елларда еш кына киңкүләм протест һәм чуалышларга китерде. Джордж Флойд очрагы турында язучылар аның 2014 елда Нью-Йоркта Эрик Гарнерның үтерелүе вакыйгасын хәтерләтә дип искәртә.

XS
SM
MD
LG