Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган актриса Нәҗибә Ихсанова авырый


Нәҗибә Ихсанова (сулда) кызы Әлфия Миңнуллина белән бергә
Нәҗибә Ихсанова (сулда) кызы Әлфия Миңнуллина белән бергә

Аның хәле көннән-көн начарлана бара, ди актрисаның кызы.

Билгеле татар актрисасы, Татарстан һәм Русиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова инде тугыз ай урын өстендә ята. Моның хакта Интертат басмасына аның кызы Әлфия Миңнуллина сөйләде.

Аның сүзләренчә, актриса 2019 елның август азагында авырый башлаган. Хәзер аның хәле көннән-көн начарлана бара. "Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый да, сөйләшми дә. Борылып та ята алмый, ничек яткызасың – шулай ятып тора", дип сөйләде Миңнуллина.

Нәҗибә Ихсанованы бердәнбер кызы Әлфия Миңнуллина үзе карый. "Хәзер без кеше кабул итмибез. Мин кертмим. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде", дип сөйләде ул матбугатка.

Нәҗибә Ихсанова – танылган татар актрисасы, Татарстан һәм Русия халык артисты, Тукай бүләге иясе. 1961 елдан ул Камал театрында эшли. Актрисага 82 яшь тулган.

XS
SM
MD
LG