Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең 28 проценты протест чараларына чыгарга әзер


Тормыш дәрәҗәсе түбәнәю халыкны урамга киңкүләм чараларга чыгарга мәҗбүр итәргә мөмкин.

Русияләрнең 27 проценты хәзерге вакытта илдә киңкүләм протест чаралары узуы ихтимал дип саный. Бу халыкның тормыш дәрәҗәсе төшү сәбәпле булырга мөмкин. “Левада-центр” үзәге уздырган сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәткән. Халык фикерен белешү “Открытые медиа” соравы нигезендә башкарылган.

“Протест чаралары булса, катнашыр идегезме?” дигән сорауга респондентларның 28 проценты “әйе” дип җавап биргән. 68 проценты катнашмаячагын белдергән.

Сораштыру 22-24 майда телефон аша уздырылган. Анда 18 яшьтән зуррак булган 1623 кеше катнашкан.

Халыкның протест чараларына катнашу ихтималы күрсәткече илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә үзгәреп тора. Соңгы ун ел эчендә мондый чараларга катнашырга теләүчеләрнең иң аз саны 2014 елда, Русия Кырымны аннексияләгәч күзәтелгән. Ул вакытта икътисади таләпләр белән урам чарасына чыгарга русияләрнең сигез проценты гына теләк белдергән.

2020 елның февралендә уздырылган сораштыруда бу күрсәткеч 24 процент булган. Бу юлы алынган 28 процент – соңгы ел ярым эчендә иң югары күрсәткеч.

Моңа кадәр протест теләкләре арту 2018 елның көзендә, Русия хөкүмәте пенсия яшен күтәргәч булган. Ул вакытта респондентларның 30 проценты мондый чараларда катнашырга әзерлеген әйткән.

Бу юлы башкарылган сораштыруга караганда, респондентларның яше нигезендә бүленгән төркемнәрнең кайберләрендә протест потенциалы тагын да югарырак. 18-24 яшьлекләр арасында андыйлар 40 процент, 40-54 яшьлекләрнең 35 проценты протестка әзер.

Мәскәүдә яшәүчеләрнең 26 проценты протестка чыгарга әзер. Андый чаралар килеп чыгу ихтималын респондентларның 32 проценты белдергән. Левада үзәге мөдире Лев Гудков аңлатканча, протест булу ихтималын танып та, үзләре урамга чыгарга теләмәүчеләр бар. Бу 2019 ел протестларыннан соң халыкның өметләре акланмавы һәм карантин вакытында полициянең кырыс чаралары белән бәйле булырга мөмкин. “Полиция чаралары – үзизоляцияләнү режимын саклау гына түгел, ә репрессияләр дә: эпидемияне оппозицияне эзәрлекләү өчен кулланалар”, дигән Гудков.

XS
SM
MD
LG