Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан социаль-икътисади үсеш ягыннан илдә бишенче урынга чыккан


Казан күренеше
Казан күренеше

Мәскәү һәм Петербур, Ханты-Манси автоном бүлгесе һәм Мәскәү өлкәсе белән берлектә Татарстан илнең тулаем төбәк продуктының 40 процентын тәэмин итә.

Русия төбәкләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында Татарстан беренче бишлеккә кергән. Рейтинг РИА Новости тарафыннан, Русия субъектларының икътисады зурлыгы һәм нәтиҗәлелеге, бюджет һәм социаль өлкәләре күрсәткечләреннән чыгып төзелгән.

Беренче урыннарны Мәскәү белән Петербур били, аларның бердәм рейтинглары 80 балл (иң күбе 100 балл булырга мөмкин). Тагын өч төбәкнең күрсәткече 75 баллдан артып киткән. Болар – Ханты-Манси автоном бүлгесе, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан республикасы. Татарстан 76,5 балл алган. Бу биш субъект Русиянең тулаем төбәк продуктының (ВРП) 40 процентын тәэмин итә диелә.
Моннан тыш, беренче дистәгә Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Свердловски өлкәсе, Краснодар крае, Ленинград һәм Төмән өлкәләре кергән.

Аналитиклар әйтүенчә, илдә беренче урыннарны элеккечә зур финанс һәм сәнәгать үзәкләре һәм чимал бирүче төбәкләр алып тора.

Рейтинг ахырында – югары дотацияле төбәкләр: Яһүд автоном өлкәсе, Тыва, Алтай, Ингушетия, Карачай-Черкес республикалары.

Коронавирус пандемиясеннән зур административ үзәкләре булган төбәкләр башкалардан ныграк зыян күрер дип фаразлый экспертлар. Шул ук вакытта лидер төбәкләр бик бирешмәс, чөнки икътисад ягыннан алар башкалардан алда бара һәм булган запаслары беренчелекне саклап калырга җитәр дип саный алар.

XS
SM
MD
LG