Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда меңнән артык укучы БДИ тапшырудан баш тарткан


Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләмәүчеләр көллиятләргә һәм техникумнарга керергә җыенуын әйткән.

Башкортстанда унберенче сыйныфны тәмамлаган укучыларның алты проценты – 1109 бала БДИ тапшырачагын әлегә хәл итмәгән. Бу турыда республиканың мәгариф министры Айбулат Хажин сөйләгән дип яза “МК Сеть”.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, быел Русия күләмендә БДИ тапшыру тәртипләренә үзгәреш кертелде. Русия мәгариф министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын киләчәктә югары уку йортларына керергә җыенган балалар гына тапшыра дигән фәрман чыгарды. Калганнар уку елын аттестатларындагы билгеләр белән тәмамлаячак. Шул сәбәпле балаларның бер өлеше БДИ тапшырудан баш тартты. Алар мәктәпне бетергәч көллиятләргә һәм техникумнарга укырга керәчәкләрен әйтә. Бу уку йортларына керер өчен БДИ билгеләре таләп ителми.

Башкортстанда быел 18 265 бала унберенче сыйныфны тәмамлаган, шулардан 17 156 бала бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.

Башкортстан мәгариф министры балаларга БДИ тапшыруның кирәклеген аңлатабыз дип белдергән. “Без БДИны популярлаштыру белән шөгыльләнәбез, чөнки аның билгеләре дүрт ел саклана, көллияттән соң югары уку елына керергә теләүчеләр өчен ул кирәк булырга мөмкин”, дигән министр.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, быел бердәм дәүләт имтиханын бирү вакыты соңгарак күчерелде. 29-30 июньдә балалар имтиханны биреп караячак, ә 3 июльдән БДИ үзе башлана. Бу көнне балалар география, әдәбият һәм инфоматика тапшыра.

XS
SM
MD
LG