Татарстанда узган тәүлектә 53 кешедә коронавирус расланган. 2 июньгә республикада авыруның актив очраклары – 473, эпидемия чорында барлыгы 3297 кеше авырган, шулардан 2814 кеше савыккан. Бу саннарны Русия коронавируска каршы оператив көрәш штабы китерә.
Татарстандагы штаб хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада 124 кеше савыккан. Яңа ачыкланган очракларның җидесендә авыруны хастаханәгә җибәргәннәр, калганнарының хәле авыр түгел, алар өйләрендә дәвалана.
Казанда 21, Чаллыда тугыз, Чүпрәле районында ун очрак теркәлгән. Республикада узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр булуы әйтелми, моңа кадәр барлыгы 10 кеше үлгән иде.
Башкортстанда тагын 72 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган, яңа вирус белән зарарланучылар саны 3409, шулардан 1138 кеше савыккан. Яңа үлемнәр турында хәбәр ителми, алдагы көннәрдә барлыгы 18 кеше вирустан үлгән иде.
Русиядә узган тәүлек эчендә 8 863 кешедә коронавирус ачыкланган, 182 кеше үлгән. Хәзер илдә барлыгы 423 741 кешедә яңа вирус расланган, 5037 кеше үлгән, 186 985 кеше савыккан.
Рәсми саннар. 02 июнь 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 3 409 (+72) | 1 182 (+6) | 18 (+0) |
Татарстан | 3 297 (+53) | 2 814 (+124) | 10 (+0) |
Русия | 423 741 (+8 863) | 186 985 (+11 108) | 5 037 (+182) |