Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районындагы ТЭМПО ширкәтенең һавага зыянлы матдәләр ташлавы ачыкланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр Әҗмәкәй авылы халкы заводның һавага "сулый алмаслык" зыянлы матдәләр ташлавыннан зарланып килде.

Тукай районындагы ТЭМПО заводының һавага рөхсәт ителмәгән зыянлы матдәләр ташлавын ачыклаганнар. Сәнәгать ширкәтенә караган ике оешма канун бозып эш иткән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров хөкүмәт йортында узган онлайн брифингта белдерде.

“Халык мөрәҗәгатеннән соң тикшерү үткәрдек. Бу урында федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге объектлар урнашкан. Барлыгы биш оешманы тикшердек. Икесендә хокук бозулар ачыкланды. Административ кодексның 8нче мәддәсе 21нче бүлеге нигезендә административ чаралар күрелде. ТЭМПО ширкәтен Росприроднадзор да тикшерде. Алар үз нәтиҗәсен ясады. Хокук бозулар ачыкланган оешмаларга күрсәтмә бирелде. Алар якын арада хилафлыкларны төзәтергә тиешләр", диде Фаяз Шакиров.

Аерым алганда, ТЭМПО заводына караучы "НТЗ "ТЭМ-ПО" һәм "Технотрон-Метиз" оешмасының вазифадагы затларын җаваплылыкка тартканнар.

Быелның февраль аенда Тукай районы Әҗмәкәй авылы халкы ТЭМПО заводының һавага зыянлы матдәләр ташлавы турында зарланды. Социаль челтәрләрдә заводтан һавага кызгылт-сары төстәге матдәләр чыгуын фото-видеога теркәп бардылар. Алар Татарстан экология министрлыгына һәм Росприроднадзорга мөрәҗәгать итте.

"ТЭМПО заводы ташлаган зыянлы матдәләр аркасында Әҗмәкәй авылы халкы сулый алмый. Соңгы вакытта көн саен һавага ташланган кызгылт-сары матдәләрне җил авылга таба китерә. Төнге берләрдә шартлаулар була. Чара күрегез, балалар урамга уйнарга чыга алмый, сасы ис килә", дип белдергән иде мөрәҗәгать авторы Илназ Муллаянов.

Моңа кадәр активистлар ТЭМПО ширкәте җитәкчеләре белән очраша алмавын белдергән иде. Март азагында Тукай районы хакимияте белән очрашуы көтелде. Изоляция режимы башлангач, очрашуны билгесез вакытка күчерделәр.

ТЭМПО ширкәте - җиде предприятиене үз эченә алган зур сәнәгать оешмасы. Җитештерү мәйданы 100 гектардан артып китә. Ширкәттә 6 мең кеше эшли. ТЭМПО ширкәте Чаллы торба заводын, Кама металлургия комбинаты, Кама металл конструкция заводы, "Технотрон-Метиз" һәм башка оешмаларны үз эченә ала.

XS
SM
MD
LG