Accessibility links

Рәсми саннар: Татарстанда COVID-19 белән барлыгы 350 кеше авырый


Татарстанда узган тәүлек эчендә тагын 54 кешенең коронавирус йоктырганы ачыкланган. Башкортстанда 92 яңа очрак рәсмән теркәлгән.

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның актив очраклары 350гә калган, узган тәүлектә тагын 177 кеше бу чирдән савыккан. Әлеге саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Узган тәүлектә республикада тагын 54 кешедә COVID-19 ачыкланган, эпидемия дәвамында вирус йоктыручылар саны барлыгы 3351 кешегә җитте. Шулардан 2991 кеше савыккан. Барлыгы 10 кеше үлгән.

Яңа ачыкланган очракларның күбесе Казанда – 35 кеше. Чаллыда – алты, Яшел Үзән районында биш кешедә вирус табылган. Яңалардан 30 кеше хастаханәгә салынган, калганнары җиңелчә авырый һәм өендә дәвалана диелә.

Башкортстанда коронавирустан авыручыларга тагын 92 кеше өстәлгән. Хәзер республикада барлыгы 3501 кешедә COVID-19 табылган, шулардан 2291 кеше хастаханәләрдә һәм амбулатор рәвештә дәвалана. Барлыгы 18 кеше үлгән, узган тәүлектә үлемнәр булуы хәбәр ителми.

Русиядә 3 июнь иртәсенә барлыгы 432 277 кешедә коронавирус рәсмән расланган, узган тәүлектә аларның саны 8 536 кешегә арткан. Тәүлек эчендә 178 кешенең үлгәне хәбәр ителә. Үлүчеләр саны барлыгы 5 215 булды. Эпидемия башыннан 195 957 кешенең савыкканлыгы әйтелә.

Рәсми саннар. 03 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 3 501 (+92) 1 192 (+54) 18 (+0)
Татарстан3 351 (+54) 2 991 (+177) 10 (+0)
Русия432 277 (+8 536) 195 957 (+8 972) 5 215 (+178)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG