Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәхкәмә хезмәттәш хатын-кызны көчләүдә гаепләнгән полиция түрәләренең икесен аклады


Салават Галиев
Салават Галиев

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе өченче гаепләнүченең хөкем карарын йомшарткан.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе коллегиясе полициядәге элеккеге җитәкчеләр Салават Галиев һәм Эдуард Матвеевны тулысынча аклаган. Алар хезмәттәш хатын-кызны көчләүдә гаепле дип табылган иде. Мәхкәмә карары турында "Вести Башкортстан" хәбәр итә.

Уфадагы Коммерсант басмасы язганча, Галиев һәм Матвеевны мәхкәмә залыннан ук иреккә җибәргәннәр. Аларны Уфаның Киров район мәхкәмәсе җидешәр елга колониягә хөкем иткән иде.

Бу эш нигезендә гаепле дип табылган өченче кеше – Павел Яромчукның җәзасы йомшартылган. Аның төрмә хөкеме алты елдан дүрт елга кадәр киметелгән. Гаепләү маддәсе “күмәкләп көчләү” урынына “көчләү” дип кенә калдырылган.

Полициядә ачыклаучы булып эшләгән 23 яшьлек хатын-кыз сөйләгәнчә, 2018 елның 30 октябренә каршы төндә миграция идарәсенең Уфа районы бүлегендә аны Эдуард Матвеев, Салават Галиев һәм Павел Яромчук көчләгән. Аны исерткеч эчемлекләр эчертеп көчләгәннәр диелде.

Кайбер басмалар зыян күрүче -- Башкортстандагы Росгвардия офицеры кызы дип язды.

Полиция түрәләре гаепләрен танымаган. Шулай да тикшерү экспертиза нәтиҗәсендә көчләү эзләре табылды дип белдерде.

2019 елның 26 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Кырмыскалы районы полиция бүлегенең элеккеге башлыгы 50 яшьлек Салават Галиев һәм Уфа районы полиция бүлегенең элеккеге башлыгы 51 яшьлек Эдуард Матвеевны, Уфа районының миграция идарәсе элеккеге инспекторы 34 яшьлек Павел Яромчукны көчләүдә гаепле дип табып, колониягә хөкем иткән иде.

XS
SM
MD
LG