Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты атамасы сайлаулар алдыннан үзгәртелмәячәк


Сайлаулар көнен Татарстан дәүләт шурасы билгели. Әлеге дата шураның комитеты тарафыннан хупланган. Комитет җитәкчесе президент атамасын үзгәртү мәсьәләсе каралмавын белдерде.

Быел сентябрьдә узачак сайлаулар алдыннан Татарстан җитәкчесе атамасын үзгәртү көтелми. Ул “президент” буларак сакланачак. Бу турыда Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин белдергән.

Аның сүзләренчә, Дәүләт шурасы 11 июньдә быелгы сайлауларга багышланган утырышта республика җитәкчесе атамасын үзгәртү мәсьәләсен карарга җыенмый.

“Бүгенге көндә мин аерымачык әйтә алам: без Татарстан Республикасы президентын сайлаячакбыз” дигән Хәбибуллин.

Татарстан президенты вазифасы 1991 елда кертелде. Русия кануннарына ярашлы, 2016 елның 1 гыйнварыннан бөтен субъектларның җитәкчеләре дә президент атамасыннан баш тартырга тиеш иде. Ләкин Татарстан җитәкчесе атамасы “президент” буларак ким дигәндә 2020 елга кадәр сакланып калачагы билгеле булды. Кремль аны аны шул елдагы Татарстан җитәкчесен сайлауларга кадәр үзгәртмәскә булган диелде.

Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан президентын сайлауны 13 сентябрьгә билгеләргә җыена. Бу карарның өлгесен дәүләт төзелеше буенча парламент комитеты хуплаган дип яза Коммерсант. 13 сентябрь - Русиядә бердәм тавыш бирү көне

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына кабат барачагын белдерде. Аннан алда Русия президенты Владимир Путин Миңнехановның сайлауда намзәт булып баруын хуплавын әйтте.

Миңнехановны 2010 елда президент итеп Татарстан дәүләт шурасы раслады. 2012 елда төбәк җитәкчеләрен сайлап кую тәртибе кире кайтарылганнан соң, 2015 елда ул сайлауларда җиңеп чыгып, тагын бер тапкыр бу вазифаны биләде.

Татарстанның сайлаулар турындагы канунында президентның бу вазифаны ике мөддәттән дә күбрәк били алмавы язылган.
Май ахырында Чаллы активисты Раушан Вәлиуллин Миңнехановның өченче тапкыр президентлыкка баруының канунилыгын шик астына куеп, прокуратурадан моны тикшерүне сорады. Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановның быел сайлауда намзәт булырга хокукын раслады. Миңнехановның президент мөддәтләре 2015 елдан санала башлый диделәр үзәк сайлау комиссиясендә.

XS
SM
MD
LG