Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарча көрәштә дөнья чемпионы Ильяс Галимов коронавирустан үлгән


Ильяс Галимов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән
Ильяс Галимов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән

Әлмәт көрәшчесе өч көн элек үзенең авыр хәлдә хастаханәдә ятуын, коронавирус белән чирләвен хәбәр иткән булган.

Әлмәттә яшәүче танылган көрәшче, татарча көрәштә дөнья чемпионы Ильяс Галимов үпкәсе шешеп хастаханәдә үлгән. Бу турыда “Шәһри Казан” газеты хәбәр итә.

“Берничә минут элек күңелсез хәбәр килде: татар дөньясындагы иң атаклы көрәшчеләрнең берсе Ильяс Галимов вафат булган. Пневмония, диләр. Моннан өч көн элек кенә Ильяс ШК хәбәрчесенә хастаханәдә ятуы турында сөйләгән иде” дип язган газетның баш мөхәррире Радик Сабиров.

Хәбәрдә язылганча, Сабировка көрәшче үзенең коронавирус белән чирләгәнен сөйләгән булган.

"Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле. Иптәшем белән дустыбызның туган көненә барып кайткан идек. Аңарда да, миндә дә бер үк симптомнар. Үтереп баш авырта, температура 39дан төшми, диареа азаплый. Тән, әйтерсең лә, кыйнап ташлаганнар диярсең, сындыра, - диде Ильяс, - Коронавирус дигән әйбергә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Кызганыч, дөрес хәл икән. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде” дигән көрәшче.

Ул гаиләсенең дә чир йоктыруын әйткән.

“Кызганыч, җиңел карашым аркасында, үзем дә чирлим, хатын да, балалар да чирли хәзер. Гөнаһ шомлыгына каршы, ичмасам, авылга да, әни янына да кайтып килгән идем. Бүгенге көндә үзем инфекцион хастаханәдә ятам. Система куялар, дарулар бирәләр... Гафу, Радик, башка сөйләшә алмыйм, хәлем бетте. Ләкин бар кешегә шуны әйтергә телим: коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз икән. Сау-сәламәт булып яшәүгә ни җитә”, дип Ильяс Галимовның сүзләрен китергән Радик Сабиров.

1976 елның 2 ноябрендә туган Ильяс Галимов 2015 елда татарча көрәштә дөнья чемпионы, төрле елларда күп тапкырлар Татарстан һәм Русия чемпионы булды. 2017 елда аны Татарстанның Ел спортчысы дип таныдылар.

XS
SM
MD
LG