Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 июньнән Татарстанда мәчетләр һәм чиркәүләр ачыла


Коронавирус инфекциясенә бәйле кертелгән кайбер чикләүләр алына: гыйбадәтханәләр, мунчалар, районнарда сәүдә үзәкләре ачыла ала.

5 июнь көненнән Татарстанда коронавирус таралуына юл куймас өчен кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарыла. Моның хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда язылган.

Аерым алганда, Татарстанда дини оешмалар, гыйбадәтханәләр эше торгызыла. Мәчетләр, чиркәүләр, синагогаларга бары тик битлекләр һәм бармакчаларда керергә мөмкин булачак. Гыйбадәтханә эчендә кеше санына чикләү бар: һәм кешегә 4 дүрткел метр урын булырга тиеш. Гыйбадәтханә мәйданы 400 дүрткел метрдан артса, анда кеше саны 100 кешедән артмаска тиеш.

Моннан тыш 5 июньнән җәмәгать мунчалары эше рөхсәт ителә. Кибетләр янә тәүлек буе эшли башлый алачак, кибетләргә 22:00-6:00 аралыгында эшләргә тыю гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук фитнес-үзәкләре, бассейннар эше дә рөхсәт ителә. Һәр кешегә 4 дүрткел метр урын аерылып бирелергә тиеш.

Аерым районнарда 5 июньнән сәүдә үзәкләре дә эшли башлаячак. Таләпләр югарыдагыча кала: һәр кешегә 4 дүрткел метр урын булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG