Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда узган тәүлектә тагын 51, Башкортстанда 107 кешедә коронавирус рәсмән табылган


Русиядә 8 831 яңа очрак теркәлгән, тәүлек эчендә 169 кеше үлгән. Бу - рәсми саннар.

Татарстанда COVID-19 вирусы тагын 51 кешедә расланган. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә. Хәзер республикада 262 кеше яңа вирустан дәвалана. Узган тәүлектә тагын 139 кеше савыккан, барлыгы 3130 кеше вирусны җиңгән.

Эпидемия башыннан Татарстанда коронавирусны барлыгы 3402 кеше йоктырган булган. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. 3 июньдә Татарстан медиасы Әлмәттә яшәүче танылган көрәшче Ильяс Галимовның коронавирустан үлүен язды. Көрәшченең үлеме рәсми статистикага кертелмәгән.

Татарстан штабы хәбәр иткәнчә, яңа очраклардан 18 кеше хастаханәдә, 33 кеше амбулатор дәвалана.

Казанда – 26, Чаллыда – 16, Норлатта 3 яңа очрак теркәлгән. Моннан кала, Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында берешәр очрак булган.

Башкортстанда 4 июнь иртәсенә барлыгы 3608 кешедә яңа вирус табылган, узган тәүлектә аларның саны 107 кешегә арткан. Хәзер республикада 2341 кеше коронавирустан хастаханәләрдә һәм өйләрендә дәвалана. 1249 кеше савыккан, үлүчеләр саны үзгәрмәгән – 18 кеше.

Русиядә COVID-19 йоктыручылар - 441 108 кеше, узган тәүлектә 8 831 кешедә вирус ачыкланган, 169 кеше үлгән. Эпидемия дәвамында вирус 5 384 кешенең гомерен өзгән.

Рәсми саннар. 04 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 3 608 (+107) 1 249 (+57) 18 (+0)
Татарстан3 402 (+51) 3 130 (+139) 10 (+0)
Русия441 108 (+8 831) 204 623 (+8 666) 5 384 (+169)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG