Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалин утравында Сабантуй кеше җыеп ачык һавада узачак


Амурдагы Комсомольски Сабантуеннан күренеш
Амурдагы Комсомольски Сабантуеннан күренеш

Коронавирус куркынычы узып китмәсә дә, Сахалинның Невельск шәһәрендә Сабантуйны кеше җыеп үткәрергә булганнар. Бәйрәм 14 июньгә билгеләнгән.

Сахалин утравының Невельски шәһәрендә 14 июньдә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. Төбәктә коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланып торса да, бәйрәмне кеше җыеп уздырырга булганнар. Сабантуй һәм Татар мәдәнияте көннәрен Невельски район мәдәният йорты оештыра. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында татар милли уенчыгы ясау остаханәсе узачак, шулай ук бәйрәм кунакларын чәк-чәк пешерергә дә өйрәтәчәкләр. Матер-классларның видеосын Мәдәният йортының сайтына һәм социаль челтәрләрдә урнаштырачаклар.

Ә 14 июньдә Береговая урамындагы яңа паркта татар милли бәйрәме Сабантуй уза. Төбәктәге кагыйдәләргә ярашлы, катнашучылар саны 50 кешедән артмаган очракта киңкүләм чаралар оештыру рөхсәт ителә.

Сабантуй програмында район мәдәният йорты коллективлары чыгышы, балалар өчен уеннар, аттракционнар, ярминкә уздыру каралган. Тимерҗан Кәлимуллин исемендәге татарча көрәш турниры да булачак дип хәбәр ителә.

Оештыручылар белдергәнчә, Татар мәднияте көннәре һәм Сабантуй төбәктә халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итәчәк. “Соңгы вакытта Русия җәмәгатьчелеге халыклар арасында толерантлык проблемына игътибар итә. Без милли бәйрәмнәр уздырып, өлкәдәге милли берләшмәләр белән элемтәләр булдырып, милләтләр арасындагы дуслыкка өлеш кертәбез” диелә хәбәрдә.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле Русиянең күп кенә төбәкләрендә һәм татарлар тупланып яшәүче чит илләрдә Сабантуйны уздырмаска булдылар, яисә ул башка вакытка күчерелде.

4 июньгә Сахалин өлкәсендә барлыгы 162 кешедә коронавирус табылган. Узган тәүлектә 13 кешедә вирус ачыкланган, шуларның сигезе – читтән килгән кешеләр. Барлыгы 60 кеше савыккан, 102 кеше дәвалану ала диелә. 14 майда өлкәдә дигитал рөхсәтләр алу системы эшли, ә 11 июньнән Сахалин һәм Курил утрауларына килүчеләр үзләренең коронавирус белән авырмавын дәлилли торган белешмә алып килергә тиеш була.

XS
SM
MD
LG