Татарстанда узган тәүлектә тагын 50 кешедә COVID-19 расланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Рәсми мәгълүматка караганда, хәзер Татарстанда яңа вирус белән 207 кеше авырый. Барлыгы 3452 кешедә вирус табылган, шулардан 3235 кеше савыккан. Узган тәүлектә тагын 105 кеше терелгән дип хәбәр ителә. Яңа үлем очраклары турында әйтелми, эпидемия башыннан 10 кеше үлгән.
Яңа очракларны күбесе Казанда – 32 кеше. Узган тәүлектә ачыкланган авыруларның 15ен хастаханәгә салганнар.
Башкортстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 119 кешедә коронавирус ачыкланган. Хәзер республикада 2423 кеше COVID-19 белән авырый, барлыгы 3727 кешедә бу вирус расланган. Барлыгы 18 кеше үлгән, 5 июньгә яңа үлем очраклары булуы хәбәр ителми.
Русия санннары: узган тәүлектә рәсми ачыкланган очраклар – 8726, үлүчеләр – 144. Эпидемия дәвамында барлыгы 449 834 кешедә COVID-19 ачыкланган, 5528 кеше үлгән, 212680 кеше савыккан.
Рәсми саннар. 05 июнь 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 3 727 (+119) | 1 286 (+37) | 18 (+0) |
Татарстан | 3 452 (+50) | 3 235 (+105) | 10 (+0) |
Русия | 449 834 (+8 726) | 212 680 (+8 057) | 5 528 (+144) |