Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Русия Конституциясенә тавыш бирү өч телдә узачак


2019 елда Башкортстан башлыгы сайлау бюллетеньнәре
2019 елда Башкортстан башлыгы сайлау бюллетеньнәре

Урысча, башкортча, татарча тавыш бирү бюллетеньнәре әзерләнә.

Башкортстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү вакытында кулланылачак бюллетеньнәр урыс, башкорт, татар телләрендә басылачак. 2 миллион 463 мең данәсе урысча, 390 мең 650 данә – башкортча, 193 мең 900 данә татарча булачак дип хәбәр итә РБК.

Барлыгы 3 миллион 47 мең бюллетень басыла. Аларны сайлаучылар санынча чыгарачаклар. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Ришат Локманов сүзләренә караганда, бланклар 8 июньнән дә соңга калмый бастырылып бетергә тиеш.

Конституциягә тавыш бирү чарасын уздырыр өчен Башкортстанга 457 миллион сум бүленгән. Шуның зур өлеше (373 миллион) чараны оештыруда һәм уздыруда эшләүчеләргә өстәмә хезмәт хакы буларак түләнәчәк. Республика сайлау комиссияләренә 395,96 млн күчерелә, шул исәптән 333,25 миллион сум хезмәт хакына китәчәк.

Башкортстан Русиядә бу чарага иң күп акча бирелгән төбәкләрнең берсе. Ул Мәскәү (603,87 млн) һәм Мәскәү өлкәсеннән (532,74 млн) генә калыша.

Республикада барлыгы 3434 бинада тавыш бирү урыны оештырылачак, шуларның 39ы сайлаучыларның вакытлыча тору урынында булачак.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән. Тавыш бирү бер атна алдан башланачак һәм атна дәвамында барачак. 1 июль ял көне була.

XS
SM
MD
LG