Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изоляциядән соң узган беренче намазга күпләр эләгә алмады


"Гаилә" мәчетендә беренче җомга намазы
"Гаилә" мәчетендә беренче җомга намазы

Коронавирус сәбәпле ике ай ябык булган мәчетләр бүген беренче тапкыр ишекләрен ачты. 600 кеше сыйдырышлы "Казан нуры" мәчетендә узган җомга намазына бары тик 85 кеше генә уза алды.

Бүген Татарстанда җомга намазы соңгы ике айда беренче тапкыр җәмәгать белән бергә укылды. Коронавирус аркасында ябылган гыйбадәтханәләр беренче тапкыр ачылды. Кешеләр арасында 1,5 метр араны саклау, битлек, бармакча кию һәм кеше саны да чикләнә дигән шартлар куелды.

Казанның Галиев мәчетендә бүгенге хөтбәне Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин алып барды. Ике катлы, дүрт бүлмәле борынгы мәчет 70 кешене генә сыйдырды. Мәчеткә сыймаганнарга нәзарәт ишегалдында намаз уку урыннарын әзерләнгән. Дистанцияне билгеләү өчен мөселманнар кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып басканнар.

Азатлык исә изоляциядән соң беренче намазны кылу шартларын "Казан нуры" мәчетендә күзәтте. Бу – 600 кешене сыйдырган мәчет. Тирә-якта мәчетләр булмаганлыктан җомга намазына бик күп кеше килә. Икенче каттагы хатын-кызлар өчен урынга да җомга вакытында ирләр дә кертелә иде. Бу юлы исә тәртипләр үзгә.

"Казан нуры" мәчетендә беренче җомга намазы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

Көндезге 12дә башланасы җомга намазына алдан ук кырыклап кеше килде. Алар чират торып мәчеткә керде. Гыйбадәтханәнең ишек төбендә каршы алучылар килүчеләрнең температурасы үлчәде. Санитайзер сыекчылары белән кулларны эшкәртергә тәкъдим ителде, битлек һәм бармакча кигән килеш кенә мәчеткә керергә рөхсәт ителде. Битлек һәм бармакчалары булмаганнарга түләүсез бармакча һәм битлек бирелде. Алар мәчет эчендә аларны салырга тиеш түгел дип кисәтелде.

Намазга барысы да керә алмады, алар санап кертелде. 85 кеше җыелу белән ишекләр шалт итеп ябылды. Керә алмаучылар җомга намазын ишегалдында кылды. Намаз уку залларында ак кәгазьләр куеп кешеләр кайда утырырга тиеш икәне билгеләнгән иде. Мөселманнар канәгатьсезлек белдермичә тиешле урыннарга утырып җомга башланганны көтте.

Җомга намазын мәчетнең имамы Алмаз Мөхлисов алып барды.

"Берничә ай җәмәгать белән бергәләп намазларга катнаша алмаган идек. Авырлыклардан соң җиңеллек килгәне кебек бу авыр көннәр артта калды. Мәчетләребезнең ишекләре ачылды. Без моңа шөкер итебез. Пандемия аркасында намазның фарыз өлеше дә ара калдырылып укылачак. Бу хәл бездә генә түгел, Мәккә, Мәдинәдә, Төркиядә дә мөселманннар намазны шулай укый. Галимнәрнең фәтвасы шундый", диде ул.

Мөселманнар җомга намазының хөтбәсен бер-берләреннән билгеле бер ара калдырып утырып тыңлады һәм намазны да бер-берсеннән ара калдырып укыды. Алмаз хәзрәт моннан ары башка намазларның да “Казан нуры” мәчетендә мөселманнар арасында ара калдырылып укылачагын әйтте, ләкин бу хәлнең кайчанга кадәр барачагы турында мәгълүмат бирә алмады.

Хәбәрчебез Казанның "Гаилә" мәчетендә беренче җомга намазында да булды:

XS
SM
MD
LG