Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны өченче көн рәттән 100дән артты


Соңгы тәүлектә Башкортстанда 105, Татарстанда 52 кешедә коронавирус рәсмән теркәлгән. Бу Русия хөкүмәте тарафыннан китерелгән рәсми саннар.

Башкортстанда өченче тәүлек рәттән коронавирус йоктыруның яңа очраклары 100дән арта. Соңгы тәүлектә анда 105 кешедә вирус рәсми теркәлгән. Әлеге саннарны стопкоронавирус.рф порталы китерә. 6 июньгә республикада барлыгы 3832 кеше яңа коронавирус йоктырган. Әлеге вакытта 2492 кеше авырый. Соңгы тәүлектә 36 кеше терелгән.

Шул ук вакытта COVID-19 авыруыннан үлемнәр саны 20 майдан бирле үзгәрми, 18 кеше исәпләнә.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 52 кешедә COVID-19 расланган.

Рәсми мәгълүматка караганда, хәзер Татарстанда яңа вирус белән нибары 44 кеше авырый. Соңгы көннәрдә республикада терелүчеләр саны зур саннар белән арта. Рәсми штаб көн саен 100-200 кеше савыкты дип мәгълүмат бирә. Соңгы тәүлектә коронавирустан терелүчеләр саны 197 булган.

Эпидемия башыннан барлыгы 3504 кешедә вирус табылган. Яңа үлем очраклары турында әйтелми, эпидемия башыннан 10 кеше үлгән.

Яңа очракларны күбесе Казанда (23 кеше) һәм Чаллыда (15 кеше). Узган тәүлектә ачыкланган авыруларның 13ен хастаханәгә салганнар.

Русия санннары: узган тәүлектә рәсми ачыкланган очраклар – 8855, үлүчеләр – 197. Эпидемия дәвамында барлыгы 458 689 кешедә COVID-19 ачыкланган, 5725 кеше үлгән, 221 388 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 06 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 3 832 (+105) 1 322 (+36) 18 (+0)
Татарстан3 504 (+52) 3 450 (+215) 10 (+0)
Русия458 689 (+8 855) 221 388 (+8 708) 5 725 (+197)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG