Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев: "Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү җинаятькә тиң"


Фәрит Зәкиев пикетта
Фәрит Зәкиев пикетта

Казанда Русия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр өчен 1 июльдә узачак тавыш бирүне бойкот итәргә чакырып ялгыз пикетлар үтте.

6 июньдә Казанның Камал театры бинасы янында Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы булуын белдереп ялгыз пикет уздырды.

"Русия Конституциясенә кертеләчәк акылсыз төзәтмәләр Русияне яшәп булмаслык илгә әйләндерә" дигән шигар тотып торган Зәкиев Азатлыкка Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү бик зур ялгыш һәм берүк вакытта җинаять тә булып тора диде.

"Мин моны урысча әйкәндә "конституция түнтәрелеше" дип бәялим. Чөнки 1993 елда кабул ителгән Русия Конституциясе ул демократик, федератив, хокукый дәүләт Конституциясе. Без шушы Конституция нигезендә эшләдек, ул безгә, татар иҗтимагый үзәгенә һәрвакыт ярдәм итте, чөнки анда кеше хокуклары, халыкларның үзбилгеләнү хокукы турында аерым маддәләр бар иде", диде.

Зәкиев сүзләренчә, Русия Конституциясенә үзгәрешләр хуплана калса, ил унитар дәүләткә әйләнәчәк.

"Хәзерге Русия Конституциясе нигезендә һәр республика бик зур вәкаләтләре булган дәүләт. Әлбәттә Конституция маддәләре Владимир Путин хакимияткә килгәч үтәлми башлады. Хәзер инде боларның барысы да бетәчәк. Русия унитар дәүләткә әйләнәчәк. Ягъни "вертикаль" хөкем сөрәчәк. Һәм Конституциягә кертелгән яңа төзәтмәләр шул вертикальне рәсмиләштереп куячак” диде активист.

ТИҮ рәисе фикеренчә, "Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертеп урыс халкын гына дәүләт коручы, дәүләтне гамәлгә куючы миллләт дип игълан итәләр һәм бу бик зур ялгыш".

"Әлбәттә бу берниндә дә мантыйкка сыймый. Әйтик, 500 еллык Русия дәүләте татарларның сөякләре өстендә яши. Нигә бары тик урыслар гына дәүләт коручы милләт булырга тиеш", дип белдерде ул.

Фәрит Зәкиев бу төзәтмәләр өчен тавыш бирүгә бармаска, аңа карата бойкот белдерергә кирәк һәм бу тавыш бирүнең канунсыз булуын халыкка аңлатырга кирәк, дип саный.

"Чөнки, беренчедән, бу тавыш бирү референдум да түгел. Референдум булмагач аның нинди вәкаләте бар, нинди көче бар? Бу гамәл, гомумән, Конституциядән, кануннан көлү.

Икенчедән, без кануннарны карасак, үзгәрешләргә төбәкләр ризалык бирде һәм шуннан соң бу төзәтмәләр инде үз көченә керде.

Өченчедән, Русиядә коронавирус чире бетмәсә дә, кешеләрнең сәламәтлеге турында уйламыйча аны халыкның хуплавына тәкдим итәләр", ди ул.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләр кертү Путинның ниндидер аңлашылмый торган капризы.

Фәрит Зәкиев Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирүгә каршы пикетларның бүген Казанның Муса Җәлил һәйкәле янында, Ирек мәйданында янында да үтүен җиткерде.

Ул әлеге урыннарда ялгыз пикетларны Казанның башка активистлары оештыруын,шушындый ук шигарь белән чараларның Казанда 11 июньгә кадәр дәвам итәчәген әйтте.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү 1 июльгә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG