Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус йоктыруның – 54, Башкортстанда 96 яңа очрагы расланган


Русиядә 8 984 яңа очрак теркәлгән, тәүлек эчендә 134 кеше үлгән. Бу - рәсми саннар.

Татарстанда COVID-19 вирусы тагын 54 кешедә расланган. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә. Узган тәүлектә тагын хастаханәләрдән 27 кеше терелеп чыккан.

Эпидемия башыннан Татарстанда коронавирусны барлыгы 3558 кеше йоктырган булган. Барлыгы 3477 кеше савыккан. Әлеге вакытта 71 кешедә авыруның актив формасы диелә.

Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. 3 июньдә Татарстан медиасы Әлмәттә яшәүче танылган көрәшче Ильяс Галимовның коронавирустан үлүен язды. Көрәшченең үлеме рәсми статистикага кертелмәгән. Барлыгы 10 кешенең үлеме рәсми хәбәр ителде.

Татарстан штабы хәбәр иткәнчә, яңа очраклардан 15 кеше хастаханәдә, 39 кеше амбулатор дәвалана.

Казанда – 29, Чаллыда – 11, Чүпрләре районында – дүрт Яшел Үзән районында өч яңа очрак теркәлгән. Тагын берничә районда берешәр очрак булган.

Башкортстанда 7 июнь иртәсенә барлыгы 3928 кешедә яңа вирус табылган, узган тәүлектә аларның саны 96 кешегә арткан. Хәзер республикада 2473 кеше коронавирустан хастаханәләрдә һәм өйләрендә дәвалана. 1437 кеше савыккан, үлүчеләр саны үзгәрмәгән – 18 кеше.

Русиядә COVID-19 йоктыручылар - 467 673 кеше, узган тәүлектә 8984 кешедә вирус ачыкланган, 134 кеше үлгән. Эпидемия дәвамында вирус 5859 кешенең гомерен өзгән.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фараздый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 07 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 3 928 (+96) 1 437 (+115) 18 (+0)
Татарстан3 558 (+54) 3 477 (+27) 10 (+0)
Русия467 673 (+8 984) 226 731 (+5 343) 5 859 (+134)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG