Русияләрнең 49,7 проценты коронавирус эпидемиясе аркасында зыян күрергә мөмкин булган эш урыннарында хезмәт куя. Русиядә 35 миллион кеше шундый урыннарда эшли. Эпидемиядән иң нык зыян күргән тармакларда (җәмәгать туклануы, туризм һәм башкалар) эшләүчеләрнең 63 проценты, керемнәре тотрыклы булмаганнарның 51 проценты, үзмәшгульләрнең 20 проценты керемнәрен һәм эшләрен югалтырга мөмкин. Кайберләренең эш хакы киметелүе, аны тоткарлау, яки мәҗбүри ялга җибәрелүе дә ихтимал. Бу турыда РАНХиГС тикшеренүләренә нигезләнеп РБК яза.
Яшь белгечләр өчен мондый куркыныч зуррак - 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләр арасында 57 проценты зыян күрүе ихтимал. Шулар арасында хатын-кызларның хәле ирләрнекенә караганда тотрыксызрак – 63 процент. Өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең эш югалту куркынычы алай ук зур түгел. 50-59 яшьтәгеләрнең 42,5 проценты (уртача күрсәткеч – 49,6 процент) керемнәрен югалтырга мөмкин.
Халыкның эш югалту куркынычы иң зур булган төбәкләр – Краснодар, Ставрополь крайлары, Волгоград, Түбән Новгород, Пенза, Новосибирски өлкәләре. Кабардин-Балкар, Коми республикаларында, Тула өлкәсендә андый куркыныч иң түбәне, дип исәпләп чыгарган галимнәр.
Гомумән, русиядәге гаиләләрнең 39 проценты карантин аркасында керемнәренең бер өлешен югалтырга мөмкин диелә. Шуларның 60 проценты – күп балалы гаиләләр.
Рәсми саннарга караганда, Русиядә коронавыирус аркасында кертелгән изоляция 2 миллион кешенең эшен югалтуына китергән. Рәсми теркәлмәгән эшсезләр саны ике тапкыр артык булырга мөмкин дип исәпләнә. Superjob эш эзләү хезмәте вәкиле белдергәнчә, коронавирус кризисы аркасында 10 миллион кеше эшсез калган, көзгә ул сан 20 миллионга кадәр үсәргә мөмкин.