Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 йоктыру очраклары дүрт меңнән артты


Узган тәүлектә Татарстанда тагын 53, Башкортстанда 89 кешедә коронавирус рәсми расланган.

Башкортстанда 8 июнь иртәсенә COVID-19 йоктыручылар саны 4 меңнән артты. Иртән республика хөкүмәте оператив киңәшмәсендә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китергән саннарга караганда, хәзер Башкорстанда 41 кеше коронавирус белән чирләп авыр хәлдә ята, хастаханәләрдә барлыгы 1086 кеше яңа вирустан дәвалана. Вирусны барлыгы 4017 кеше йоктырган, узган тәүлектә ул тагын 89 кешедә расланган. Барлыгы 1453 кеше терелгән, шуларның 16сы узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус тагын 53 кешедә рәсмән теркәлгән. Эпидемия башыннан яңа вирус йоктыручылар 3611 кеше, шулардан 3543 кеше терелеп, хәзер авыруның актив очраклары 58гә генә калган. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китергән рәсми саннарда әйтелә. Узган тәүлектә яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми (барлыгы 10 кеше үлгән).

Яңа очракларның дүртесе хастаханәгә салынган, калганнары җиңелчә авырый һәм өйләрендә дәвалана дип хәбәр итә Татарстан штабы. Яңаларның күбесе Казанда – 22, моннан тыш, Алабуга районында тугыз, Чаллыда һәм Чүпрәле районында алтышар очрак табылган.

Русия рәсми санарына караганда, хәзер илдә коронавирус 476 658 кешедә ачыкланган, шулардан 8 985 очрак узган тәүлектә теркәлгән. 112 кеше үлгән, шулай итеп, коронавирустан үлемнәр саны 5 971гә җитте. 230 688 кеше савыккан диелә, 239 999 кеше авырый.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фараздый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 08 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 017 (+89) 1 453 (+16) 18 (+0)
Татарстан3 611 (+53) 3 543 (+66) 10 (+0)
Русия476 658 (+8 985) 230 688 (+3 957) 5 971 (+112)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG