Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби мәхкәмә Эдуард Низамовка 23 ел колония хөкемен үз көчендә калдырды


Эдуард Низамов
Эдуард Низамов

Русиядә тыелган “Хизб үт Тәхрир” оешмасының Русиядәге канатын җитәкләүдә гаепләнүче Эдуард Низамов хөкем карарының артык кырыс булуына зарланып шикаять биргән иде.

Мәскәү өлкәсе Власиха шәһәре апелляция хәрби мәхкәмәсе Казан кешсе Эдуард Низамовның үзенә карата чыгарылган 23 елллык төрмә карарына аппеляциясен карады. Мәхкәмә Низамовның шикаятен кәнәгатьләндермәде. Бу турыда Низамовның адвокаты Рифат Яхин хәбәр итә.

Эдуард Низамовны Русиядә тыелган “Хизб үт Тәхрир” оешмасының Русия бүлеген җитәкләүдә гаепләделәр. 2020 елның февралендә Екатеринбургтагы хәрби мәхкәмә Низамовны террорчылыкны финанслау, террорчылык эшчәнлеген оешыру һәм хакимиятне көч белән бәреп төшерергә һөҗүм итү маддәләре нигезендә гаепле дип табып, 23 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Низамовның адвокатлары бу бу җинаять эше ялганга корылган дип белдерә. Аның әнисе Римма Низамова Азатлыкка “улыма яла яктылар” дип сөйләгән иде.

“Мемориал” хокук яклау үзәге Низамовны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG