Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә бер кеше үлеменә китергән юл казасы өчен актер Михаил Ефремовка җинаять эше ачылган


Михаил Ефремов
Михаил Ефремов

Танылган кино актеры Михаил Ефремов төнлә исерек килеш машина йөртеп, юл-транпорт казасына сәбәпче булган. Ул бәрдергән машина йөртүчесе хастаханәдә үлгән.

Мәскәү шәһәре полициясе Русиянең атказанган артисты, кино актеры Михаил Ефремовка карата җинаять эше ачкан. Бу турыда эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре Баш идарәсе сайтында әйтелә.

Ефремов 9 июньгә каршы төндә шәһәр үзәгендә юл-транспорт казасы сәбәпчесе булган иде. Казада бер ир-ат зыян күрде. Соңыннан аның хастаханәдә җан бирүе билгеле булды.

Ефремовны каза булган урында тоткарлаганнар. Ул медицина тикшерүе узган. Экспертиза аның исерек булуын раслаган дип хәбәр иткән Мәскәү полициясе сүзчесе Владимир Васенин.

Ефремовка карата юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачылган. Бу маддә нигезендә ул җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. ТАСС язганча, Ефремовны читкә китмәү шарты белән иректә калдырганнар.

Дүшәмбе көнне кич белән Ефремовның джип машинасы Смоленская мәйданында ике сызыкны кисеп чыгып, каршысына килүче “Лада” җиңел фургонына килеп бәрелә. “Лада” йөртүчесе авыр хәлдә Склифосовский исемендәге институтка китерелә.

Медиа язганча, аның бот сөяге, кабыргалары сынган, баш сөяге һәм мие бәрелгән. Ул ризык китерүче ширкәттә эшләгән булган.
Соңрак фургон йөтрүчесенең юл казасында алынган яраларыннан үлеп китүе хәбәр ителде. Бу мәгълүматны Мәскәү полициясе матбугат хезмәте раслаган. Үлемгә китергән транспорт һәлакәте өчен Ефремовка җинаять эшен башка маддәгә үзгәртергә мөмкиннәр, аңа 12 елга кадәр төрмә янарга мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG