Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус эпидемиясе башыннан үлүчеләр саны 6 меңнән артып китте 


Русиядә соңгы тәүлектә 8 595 кешедә COVID-19 рәсми ачыкланган, 171 кешенең гомере өзелгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 54 кешедә COVID-19 ачыкланган. Эпидемия башыннан республикада 3665 кеше яңа вирус йоктырган, шулардан 3563 кеше савыккан. Хәзер коронавирус белән барлыгы 94 кеше авырый. Бу саннар Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы сайтында китерелә.

Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. 8 июньдә медиа Чаллыда табиб-дерматовенеролог булып эшләүче Татьяна Житкованың коронавирустан үлүен язды. Бу очрак рәсми статистикада күрсәтелмәде.

Узган тәүлектә ачыкланган очраклардан 18 кеше хастаханәгә салынган дип хәбәр итә Татарстан штабы. Яңаларның 35е – Казанда, 10ысы Чаллыда. Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорски, Менделеевски, Түбән Кама, Норлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Башкортстанда 9 июньгә барлыгы 4113 кешедә COVID-19 рәсмән теркәлгән. Шулардан 96 очрак соңгы тәүлектә ачыкланган. Хәзер республикада 2590 кеше коронавирустан дәвалана. Барлыгы 1505 кеше терелгән, 18 кеше үлгән.

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны узган тәүлектә 8595 кешегә арткан, 171 кешенең гомере өзелгән. Ил буенча барлыгы 485 253 кеше яңа вирус йоктырган, 242 397 кеше терелгән, 6 142 кеше үлгән.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фараздый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 09 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 113 (+96) 1 505 (+52) 18 (+0)
Татарстан3 665 (+54) 3 563 (+20) 10 (+0)
Русия485 253 (+8 595) 242 397 (+11 709) 6 142 (+171)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG