Accessibility links

Кайнар хәбәр

АТОР: Русия курортларында яллар 30 процентка кыйммәтләнергә мөмкин


Русия чикләре ябык булганга, русияләр үз илләрендә ял итәр дип көтелә. Ихтыяҗ арту сәбәпле курорт бәяләре артуы ихтимал.

Русия туроператорлары берләшмәсе (АТОР) вице-президенты Александр Курносов бу җәйдә Русия курортларында ял бәяләре сизелерлек кыйммәтләнер дип фаразлый. Бу турыда ул Известия белән әңгәмәсендә әйткән.

Курносов сүзләренчә, бәяләр 20-30 процентка артырга мөмкин. Бу, бер яктан, туристларга хезмәт күрсәтүче ширкәтләрнең коронавирус эпидемиясе аркасында югалткан акчаларын кайтарырга теләге белән бәйле булса, икенче яктан, чикләр ябык булу сәбәпле, эчке туризмга ихтыяҗ артуына бәйле булырга мөмкин диелә.

"Кунакханәләр, шифаханәләр саны да берникадәр азрак, 2020 ел туристлык сезоны да кыскарак. Болар туристлык объектларының хуҗалары һәм идарәчеләренә бәяләрне күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Булган мәгълүматка караганда, һәм июль-август айларына бронь алу торышына карап, бәяләрнең сизелерлек күтәрелүен фаразлап була. Ягъни 20-30 процентка", ди Курносов.

Шул ук вакытта Русиягә ял итәргә килүчеләр булмас дип өсти эксперт. Чит ил туристлары өчен чикләр әле тиз генә ачылмас, ә туристлык сезонының иң кызган вакыты май аеннан сентябрьгә кадәр бара диелә.

Элегрәк Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко илнең 40 төбәгендә хәлләр кунакханәләрне ачарлык дәрәҗәдә яхшырган дип белдергән иде. Русия хөкүмәтенең эчке туризмны үстерү максатыннан Калининград өлкәсенә, Хакасия, Байкал, Таулы Алтайга турлар әзерләргә җыенуы да хәбәр ителде. Чернышенко мондый сәяхәтләрнең "халык кесәсенә таман" булырга тиешлеген әйтте.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин ил чикләренең өлешчә ачылуын белдерде. Русияләргә укырга, эшкә, дәваланырга, авыру туганнарын тәрбияләү өчен чит илгә чыгарга рөхсәт ителә. Чит ил ватандашлары дәвалану һәм туганнарын карау өчен Русиягә килә ала. 15 июльдән илнең 27 шәһәреннән халыкара очышлар башларга ниятләнә, алар арасында Казан да бар.

Азатлык Татарстан белән Башкорстанда кайда ял итеп була, бу күпмегә төшә, ял итүчеләргә тәкъдим ителгән сервис, шартлар ни хәлдә икәнен тикшерде.

XS
SM
MD
LG