Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның мөддәте бер елга озайтылды


Данил Салихов

Коронавирус белән бәйле чикләүләр сәбәпле, 2020 елның июнендә Татарстан язучылары корылтае уза алмый. Шуңа күрә быел яңа рәис сайланмаячак.

9 июньдә Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы узган. Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралган. Низамнәмә нигезендә Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вазгыятьне истә тотып, Татарстан язучылар берелеге идарәсе берлек рәисенең вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул иткән. Бу хакта Язучылар берелеге матбугат хезмәте белдерә.

Берлек рәисе Данил Салихов Азатлыкка белдерүенчә, быел Корылтай булмаячак. "Язучыларның уртача яше зур, 65 яшьтән соң бу вирус бигрәк тә куркыныч диләр. Бу идарә карары, идарә әгъзалары һәр язучы кадерле, җаваплылык бик зур дип әйтте. Үзем, әлбәттә, июньдә уздырып калуны теләр идем", диде ул.

Утырышта идарәнең 20 әгъзасы катнашкан. Шагыйрә Нәҗибә Сафина каршы тавыш биргән, ул Корылтайны быел июнь аенда уздырырга кирәк дип чыгыш ясаган. Данил Салихов үзе тоткарланып калган.

Социаль челтәрләрдә таралган фотоларга караганда, әдипләр утырышта социаль дистанция саклап утырырга тырышкан, күпчелеге битлектә, Галимҗан Гыйльман һәм Данил Салихов бармакчалар кигән.

Драматург Данил Салихов Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп 2016 елда сайланган иде.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG