Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан соңгы тәүлектә 216 кеше үлгән


Татарстанда тагын 55, Башкортстанда 81 кешедә COVID-19 рәсмән расланган.

Татарстанда узган тәүлектә 55 кешедә коронавирус табылган. Бу санны Русия коронавируска каршы оператив көрәш штабы китерә.

Республикада авыруның актив очраклары янәдән арта башлаган. Рәсми саннарга ярашлы, хәзер барлыгы 124 кеше авырый. Татарстан штабы 6 июньгә китергән мәгълүматка караганда, республикада коронавирустан дәваланучылар саны 44 кешегә генә калган иде.

Яңа очраклардан 17 кеше хастаханәләргә салынган. Аларның 42се Казанда, өчәр кеше Чаллыда һәм Биектау районында, тагын алты районда бер-ике очрак бар дип хәбәр ителә.

Яңа үлем очраклары турында әйтелми, үлүчеләр саны элеккечә – 10 кеше. Эпидемия башыннан Татарстанда яңа вирус белән 3720 кеше зарарланган, 3586 кеше савыккан. Узган тәүлектә тагын 19 кеше савыгып чыккан диелә.

Башкортстанда 81 яңа очрак рәсман теркәлгән. Барлыгы 4194 кеше вирус йоктырган, 2536 кеше авыру белән көрәшә. 1640 кеше терелгән. Үлүчеләр саны үзгәрмәгән – 18 кеше.

Русиядә узган тәүлектә тагын 8 404 кешедә коронавирус табылган, 216 кеше үлгән. COVID-19 йоктыручыларның гомуми саны - 493 657 кеше, 6358 кеше үлгән.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фараздый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 10 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 194 (+81) 1 640 (+135) 18 (+0)
Татарстан3 720 (+55) 3 586 (+23) 10 (+0)
Русия493 657 (+8 404) 252 783 (+10 386) 6 358 (+216)

стопкоронавирус.рф

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG