Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илчеләре Кырым чикләүләрен тагын бер елга озайтырга ризалашты


Чикләүләр Русия аннексияләнгән Кырымга Европа берлегенә кергән илләрдән инвестицияләрне тыя.

Европа Берлеге илләре Кырым чикләүләрен тагын бер елга озайтырга ризалашкан. Бу турыда Азат Европа/Азатлык радиосы журналисты Рикард Юзвяк хәбәр итте.

Бу чикләүләр Европа берлеге илләренә Русия аннексияләгән Кырымга инвестицияләр кертүне тыя. Шулай ук Кырымнан Украина сертификатлары алмаган тауарлар кертү, Кырымга Европа Берлеге флаглары астында зур круиз кораблары керү, Европа Берлеге ширкәтләренә оккупацияләнгән җирләрдәге милек һәм ширкәтләрне сатып алу да тыела.

Чикләүләргә ярашлы, Европа Берлеге илләренең Кырым ширкәтләренә тауарлар һәм технологияләр сатарга да хокукы булмый.

Чикләүләр 2014 елда Русиянең Украина җирләрен аннексияләвенә җавап итеп кертелде. Алар берничә тапкыр озайтылды һәм киңәйтелде.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG