Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрирнең икенче Акмәчет эшенең" биш фигуранты сак астында калдырылды


Тофик Абдулгазиев
Тофик Абдулгазиев

2019 елның мартында кулга алынган кырымтатарларның сак астында тотылу вакыты тагын өч айга озайтылды.

Кырымның Русиягә буйсынган Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрирнең икенче Акмәчет эше" кысаларында тоткарланган биш кырымтатарны сак астында калдырды. Аларның тикшерү изоляторында тору вакыты тагын өч айга – 15 сентябрьгә кадәр озайтылды. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.

Мәхкәмә карары Меджит Абдурахманов, Тофик Абдулгазиев, Билял Адилов, Энвер Аметов һәм Ремзи Бекировка чыгарылган.

Тоткыннарның берсе – Серан Муртазага карата мәхкәмә утырышы 11 июньгә күчерелгән.

9 июньдә мәхкәмә шушы ук эш кысаларында тугыз кырымтатарны 15 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторында калдыру карары чыгарды. Болар Яшар Муединов, Сервет Газиев, Джемил Гафаров, Осман Арифмеметов, Руслан Сулейманов, Шабан Умеров, Рустем Сейтхалилов, Владлен Абдулкадыров һәм Раим Айвазов.

"Хизб ут-Тәхрирнең икенче Акмәчет эше" кысаларында гаепләнүче кырымтатарларны 2019 елның 27 мартында тоткарладылар. Барлыгы 24 активист кулга алынды. Шул ук көнне Эдем Яячиков югалды, аның кайда икәнлеге хәзергә кадәр билгеле түгел. Соңрак шушы эш нигезендә тагын бер кырымтатар – Раим Айвазов тоткарланды.

2019 елның маенда "Мемориал" бу эш нигезендә гаепләнүче 24 кырымтатарны сәяси тоткын дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG