Татарстан президентын сайлау 13 сентябрьдә узачак. Бу датаны 11 июньдә узган утырышында Татарстан Дәүләт шурасы раслады. Утырышның трансляциясе интернетта алып барыла.
Татарстан президенты сайлауны 13 сентябрьгә билгеләү турындагы карар өлгесен 3 июньдә Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше буенча парламент комитеты хуплаган иде.
Комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин 11 июньдә утырышта чыгышында әйткәнчә, канунга ярашлы, республика җитәкчесен сайлау аның вәкаләтләре чыккан елның сентябренең икенче якшәмбесендә узарга тиеш. Сайлау турында 100 көннән дә иртә булмаган һәм 90 көннән дә соң булмаган вакыт аралыгында игълан ителерегә тиешлеген әйтте.
Татарстан Дәүләт советы утырышында депутатлар сайлауны 13 сентябрьгә билгеләүне бертавыштан хуплады.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына кабат барачагын белдерде. Аннан алда Русия президенты Владимир Путин Миңнехановның сайлауда намзәт булып баруын хуплавын әйтте.
Моннан тыш, быелгы сайлауларда Татарстан җитәкчесенең атамасы "президент" булып калачак, аны үзгәртү көтелми.