Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга 150 кешегә коронавируска каршы "Авифавир" даруы кайтарылган


Яңа дару Татарстанга 6 млн 600 мең сумга төшкән

Татарстанга беренче тапкыр "Авифавир" даруы кайтарылды. Ул Русиядә коронавируска каршы торучы беренче дару буларак теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерде.

"Әлеге препарат Татарстанга кичә килде. Башта Казан һәм Чаллының йогышлы чирләр хастаханәсе биреләчәк. Ул урта хәлдә авыручылар өчен исәпләнгән. Ул 300 данәдә кайтты, барлыгы 6 млн 600 мең сумга төште. Әлеге дарулар 150 кешегә исәпләнгән" диде Яркәева.

Район хастаханәләренә дару кайтарылмаячак. Препаратны куллану катгый күзәтү астында узачак.

"Әлеге препаратның ничек кулланырга кирәклеге ачык язылган. Ул Татарстанның йогышлы чирләр буенча баш табибы күзәтүе астында уза. Барлык җитәкчеләр дә аны ничек кулланырга кирәклеге хакында кисәтелгән. Көтелмәгән хәлләр булмас дип уйлыйбыз.

Инструкциядәге мәгълүматларга караганда, дүртенче көндә авыручының температурасы төшә, организмда вирус кими", ди Яркәевә.

Русиядә "Авиафир" әлегә 60 мең данәдә ясалган. Ихтыяҗ булган очракта, ул елына 2 млн данәдә җитештереләчәк.

XS
SM
MD
LG